Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Сентябрь - мәгариф учреждениеләрендә иминлек дәресләре ае

Биектау районы мәктәпләрендә балаларны эвакуацияләү буенча күнегүләр уза. 10 сентябрьгә кадәр районның 31 мәктәбендә дә шундый ук иминлек дәресләре уздырылачак. Бүгенге көндә мәгариф учреждениеләренең 60%ы эвакуацияләү күнегүләрен барлык таләпләренә туры китереп уздырды. Чернышевка мәктәбендә, мәсәлән, балалар имин зонага нибары 1 минут эчендә чыгып бетте.

9 нчы сыйныф укучылары тарих дәресендә утыра. Укытучылары Гөлнара Галиева балаларга мөһим тема аңлата. Нәкъ шул минутта көтелмәгән хәвеф килеп чыгар дип һичкем уйламый. Әмма хәвеф сигналы дәресне нәкъ уртасында бүлә. Хәбәр бирү системасы мәктәптә янгын чыкканын белдерә. Дөрес, бу очракта шартлы янгын турында сүз бара.

"Барыбыз да битлекләрне киябез", - дип искәртә укытучы. Иң беренче эш - саклык чараларын күрү. Укытучы каушап калмады, аның һәр сүзе, һәр хәрәкәте ышанычлы, тавышында да паника сизелми. Балалар да аның һәр сүзен үтәргә тиешле закон итеп кабул итә.

"Барыбыз да тыныч кына, сабыр гына минем арттан чыгабыз". Гөлнара Галиева укучыларны кабинеттан алып чыга.

Хәлиткеч мизгелләрдә балалар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен барлык нечкәлекләренә кадәр исләренә төшерә алмаска да мөмкин. Ә менә укытучы кеше төнге сәгатьләрдә уятып сорасаң да, кагыйдәләрне сөйләп бирергә бурычлы. Ул балалар иминлеге өчен җаваплы кеше. Шартлы эвакуация вакытында Чернышевка мәктәбендә укучы 122 бала бер минут эчендә ишегалдындагы имин зонада басып тора иде инде.

Чернышевка урта мәктәбенең укыту эшләре мөдире Гөлнара Галиева сүзләренә караганда, куркыныч туганда балалар мәктәпнең кайсы ишегеннән чыгарга кирәклеген бик яхшы беләләр. Мәктәптә 4 эвакуацияләү ишеге бар. Һәр сыйныф укучысы кайсы ишеккә барасын бик яхшы белә. Һәрхәлдә, ишеккә таба алар укытучы күрсәтмәсе буенча бара.

2021 елның сентябрь ае мәктәпләрдә иминлек ае буларак игълан ителде. Балаларны куркыныч зонадан эвакуацияләү күнегүләре иминлек аеның мөһим чарасы булып тора.

Чернышевка мәктәбендә мондый күнегүләрне уку елы дәвамында даими уздырып торалар. Биектау районының 31 мәктәбендә дә шундый ук күнегүләр уздырыла.

"Без бүген район мәгариф учреждениеләренең 60%ын тикшереп чыктык инде, - ди Биектау муниципаль районы буенча Күзәтү һәм профилактика эшләре бүлеге башлыгы Алексей Разгулов. - Янгын килеп чыгу очрагында укытучыларның һәм укучыларның бөтен ашыгыч хәрәкәтләр алгоритмын районның Күзәтү һәм профилактика эшләре бүлеге инспекторлары һәм янгынга каршы хезмәт отряды хезмәткәрләре белән оештырылган бердәм күнегүдә эшкәрттек. 10 сентябрьгә балаларны эвакуацияләү күнегүләрен барлык мәктәпләрдә дә уздырып бетерергә ниятлибез".

Статистик мәгълүматларга караганда, мәгариф учреждениеләрендә янгын чыгу торак йортларда чыккан янгын очракларына караганда күпкә азрак. Соңгы 5 елда Биектау районы мәктәпләрендә янгын очрагы күзәтелмәде. Татарстанда бу чор эчендә 10 янгын чыгу очрагы теркәлгән.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев