Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Сәүдә кагыйдәләрен үтәү зарур

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Ивановна Егорова катнашында шәхси эшмәкәрләр киңәшмәсендә эшлекле сөйләшү булды. Ул һәр сәүдә ноктасы хуҗасы өчен әһәмиятле булган лицензияләрне рәсмиләштерү һәм аларның гамәлдә булу вакытын озайту, декларацияне үз вакытында тапшыру өчен электрон имза алу кебек мәсьәләләргә җентекләп тукталды. Киңәшмәдә аеруча игътибар сәүдә...

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Ивановна Егорова катнашында шәхси эшмәкәрләр киңәшмәсендә эшлекле сөйләшү булды.

Ул һәр сәүдә ноктасы хуҗасы өчен әһәмиятле булган лицензияләрне рәсмиләштерү һәм аларның гамәлдә булу вакытын озайту, декларацияне үз вакытында тапшыру өчен электрон имза алу кебек мәсьәләләргә җентекләп тукталды. Киңәшмәдә аеруча игътибар сәүдә челтәрендә Татарстанда җитештерелгән товарларның күбрәк булуына юнәлдерелде. Кызганычка каршы, күп эшмәкәрләр читтән китерелгән товарларга өстенлек бирә. М.Егорова алкоголь һәм сыра сату кагыйдәләренең үтәлешенә дә тукталды.

Бу көнне Биектау үзәк мәдәният йорты фойесында 3 нче Казан икмәк заводы продукциясен презентацияләү булды. Дегустация өчен икмәк-булка һәм кондитер эшләнмәләре тәкъдим ителде. Азык-төлек кибетләре хуҗалары урында ук шушы предприятиенең товарларын сатып алуга алдан килешү төзү мөмкинлегенә ия иделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев