Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Сайлау комиссияләре сайлауларны үткәрергә әзер

17-19 сентябрь көннәрендә Россия күләмендә сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларын сайлаячакбыз, шулай ук Биектау районының вәкаләтле органнарына депутатлар сайлау буенча муниципаль сайлаулар да узачак.

Бердәм тавыш бирү көнендә VIII нче чакырылыш Дәүләт Думасы депутатлары сайланачак. Дума киләсе биш елга катнаш сайлау системасы буенча сайлана. Бу 225 депутатның бер турда партия исемлекләре буенча, 225 енең бер мандатлы округлар буенча сайланачагын аңлата. Россия күләмендә барлык дәрәҗәдәге сайлауларга 90 меңнән артык кандидат күрсәтелде, шул исәптән 26 сәяси партиянең 80 мең диярлек вәкиле һәм 13 меңнән азга гына кимрәк үзләрен үзләре күрсәтүчеләр. 85 мең кандидат теркәлгән.

Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда 3,9 мең кандидатны үз эченә алган 14 сәяси партия исемлекләре теркәлгән. Бер мандатлы округлар буенча партияләрдән 2 мең кандидат һәм 11 үзләрен үзләре күрсәтүчеләр теркәлгән. Партия исемлекләре буенча бер мандатны уртача 17, ә бер мандатлы округлар буенча тугыз кандидат дәгъвалый.

2021 елның сентябрендә узачак сайлауларда ике төп форма кулланылачак: участокларда һәм “тавыш бирү бинасыннан тыш” (өйдә) сайлау.

Сайлау законнарына берничә көндә тавыш биргәндә “тынычлык көне”н юкка чыгара торган төзәтмәләр кертелгән. Моңа кадәр тавыш бирү датасы алдыннан көн дәвамында теләсә нинди сайлау агитациясе уздыру тыела иде. Хәзер сайлау агитациясе тавыш бирүнең беренче көнендә җирле вакыт буенча 00:00 дә төгәлләнергә тиеш. Бер көнлек сайлауларда тыю сакланачак.

Әгәр дә участокка килә алмыйсыз икән, өегездә тавыш бирергә мөмкин. Бинадан тыш сайлауларда тавыш бирү өчен катнашу мөмкинлеге сәламәтлек торышы буенча сайлау участогына мөстәкыйль рәвештә килә алмаган яки аңа барып җитә алмаганнарга, шулай ук авыру кешене, кечкенә баланы караучыларга бирелә. Бинадан тыш тавыш бирү өчен сайлаучыга дәүләт хезмәтләрендә гариза бирергә яки теркәлү урыны буенча участок сайлау комиссиясенә (УСК) язмача яки телдән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гаризалар 19 нчы сентябрьнең 14:00 сәгатенә кадәр кабул ителә. Тавыш бирү көнендә сайлау комиссиясе әгъзалары бюллетень һәм тавыш бирү өчен күчмә тартма белән килерләр.

8 сентябрьдә Биектау районының бөтен территориясендә 47 сайлау комиссиясе эшли башлады. Быел үзгәрешләр дә бар.

Реклама

- Быел 1298 нче номерлы сайлау участогында сайлаучылар саны артуга бәйле рәвештә һәм сайлау законнары нигезендә 1287 нче яңа сайлау участогын булдыру турында карар кабул ителде. Әлеге участок Биектау авылы, Молодежная урамы, 41а йорт. (ЮХИДИ янындагы бина) урнашкан, - дип аңлатты территориаль сайлау комиссиясе рәисе Лениза Газизуллина.

Шулай ук хәзер бары тик сайлау участокларында гына сайларга мөмкин булачак. Узган елдагы кебек, автобуслар белән килеп, тавыш бирүнең күчмә формасы булмаячак.

Сайлаучылар коронавирустан саклау чаралары турында борчылып тормасыннар. Сайлау участогына керә-керешкә үк һәркем дә кулларын дезинфекцияли алачак, шунда ук битлек, перчатка һәм ручка да бирәчәкләр.

Роспотребнадзор киңәш иткәнчә, сайлау комиссиясе әгъзасына паспортны кулга тапшырмыйча, мөстәкыйль күрсәтергә кирәк булачак. Паспортның битләрен дә үзең ачсаң яхшырак. Тавыш бирү кабиналарының алгы ягына пәрдә элмәскә киңәш ителә.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев