Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

САФЛАР ИШӘЯ ҺӘМ НЫГЫЙ

"Бәләкәч" мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе коллективы, "Бердәм Россия" курсын яклап, актив сәяси һәм идеологик эшчәнлек алып бара. Шушы көннәрдә аның тормышында мөһим чара булды. Партиянең Биектау җирле бүлеге җитәкчесе Лиана Гатина тантаналы шартларда 13 хезмәткәргә "Бердәм Россия" партиясе билетларын тапшырды. Балалар бакчасы җитәкчесе Ильвира Фәрид кызы Хәйретдинова партия билетын "Бердәм...

"Бәләкәч" мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе коллективы, "Бердәм Россия" курсын яклап, актив сәяси һәм идеологик эшчәнлек алып бара.
Шушы көннәрдә аның тормышында мөһим чара булды. Партиянең Биектау җирле бүлеге җитәкчесе Лиана Гатина тантаналы шартларда 13 хезмәткәргә "Бердәм Россия" партиясе билетларын тапшырды. Балалар бакчасы җитәкчесе Ильвира Фәрид кызы Хәйретдинова партия билетын "Бердәм Россия" партиясенең ХХ нче конференциясендә декабрьдә үк алды.
- Без партия сафларының лаеклы кешеләр хисабына тулылануына, сезнең партия курсын яклавыгызга, һичшиксез, шатбыз. Бүген "Бердәм Россия"гә керергә теләүчеләргә куела торган төп таләп - идея инанганлыгы. Коллективыгызның социаль яктан актив булуы өчен рәхмәтлебез. Үзегезнең төп хезмәт вазифаларыннан тыш, сез һәрвакытта да партия инициативасы белән төзелгән Җиңү Паркын тәртипкә китерүдә актив катнашасыз. Парктагы матур-матур сыннар да, үз территориягезнең бизәлеше дә район кешеләрен сокландыра, күзләрне рәхәтләндерә. Искиткеч тату коллектив, район конкурсларындагы беренче урыннар, балаларны чын күңелдән тәрбияләү - боларда, мөгаен, җитәкчегез Ильвира Фәрид кызының өлеше зурдыр, - диде Лиана Гатина.
Ул, "Бәләкәч" балалар бакчасы хезмәткәрләре Гөлназ Ваһаповага, Алинә Вәлиуллинага, Резедә Вафинага, Гөлназ Гарифуллинага, Марсельеза Гыйлаҗиевага, Гөл-наз Зариповага, Марина Костюнинага, Гөлчирә Насыйровага, Мөршидә Полонеевага, Лилия Сираҗиевага, Ландыш Хәбибуллинага, Гөлшат Шакиряновага, Елена Шулаевага партия билетлары тапшырып, коллективка иҗади уңышлар, заманча идеяләрнең күбрәк булуын, тормышта активлык, районның иминлеге хакына һөнәри хезмәтләрендә һәм партия эшләрендә тырышып хезмәт итүләрен теләде.
Хәзерге вакытта партия сафларында 2834 кеше. 2012 елда партия сафларына керүчеләр саны буенча Биектау җирле бүлеге Татарстан региональ бүлегендә дүртенче урында тора. Бер елда партиягә 93 кеше кабул ителде.
Рәсемдә: "Бәләкәч" балалар бакчасы коллективы.
А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев