Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Руль артында кем җинаять кыла?

Татарстанда 2016 елда исерек машина йөртүче гаебе белән юл һәлакәтендә 111 кешенең гомере өзелгән. 2016 елда Татарстанда исерек йөртүчеләр 488 юл һәлакәтенә сәбәпче булган. Нәтиҗәдә, 111 кеше һәлак булган һәм 646 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган. 2016 елның 3 гыйнварында Биектау районында 1977-нче елгы исерек шофер «Лада Гранта» машинасында...

Татарстанда 2016 елда исерек машина йөртүче гаебе белән юл һәлакәтендә 111 кешенең гомере өзелгән.
2016 елда Татарстанда исерек йөртүчеләр 488 юл һәлакәтенә сәбәпче булган. Нәтиҗәдә, 111 кеше һәлак булган һәм 646 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган.
2016 елның 3 гыйнварында Биектау районында 1977-нче елгы исерек шофер «Лада Гранта» машинасында югары тизлек белән барганда юл кырыена төшеп китә һәм агачка килеп бәрелә. Тикшерүләр күрсәткәнчә, исерек шоферның машина йөртергә хокукы да булмый. Аның 1962-нче елгы юлдашы шунда ук һәлак була.
Узган елның 1 маенда Әлмәт районында «Лада Приора» автомобиленең 1990-нчы елгы хуҗасы исерек килеш светофорның тыелган сигналында юллар кисешкән чатка чыга һәм велосипедта баручы 1989-нчы елгы егеткә килеп бәрелә. Егет шунда ук һәлак була.
7 июнь көнне Нурлат районында ВАЗ автомобиле руле артындагы 1964-нче елгы ир кеше исерек килеш югары тизлектә барганда юл кырыена әйләнеп килеп төшә. Аның юлдашы һәлак була.
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе автомобиль йөртүчеләрне кабат искәртә, Россия Федерациясе административ хокук бозулар Кодексы нигезендә транспортны исерек хәлдә йөрткән өчен, аның йөртүчесенә 30 мең сум штраф салына. Моннан тыш, ул автомобиль йөртү хокукыннан ел ярымнан алып, ике елга кадәр мәхрүм ителә. Полиция хезмәткәре таләп итеп тә исерек шоферның медицина тикшерүе үтүдән баш тартуы да шундый ук җәзага дучар ителә. Үзе катнашында узган юл-транспорт һәлакәтеннән соң спиртлы эчемлекләр, наркотик һәм психотропик матдәләр кулланган кешегә дә 30 мең сум күләмендә штраф салына.
Исерек килеш руль артына утырган һәм машина йөртергә хокукы булмаган, шул ук вакытта полиция хезмәткәренең исереклекне ачыклау максатыннан медицина тикшерүе үтәргә дигән законлы таләбеннән баш тарткан кешеләр 10 тәүлектән 15 тәүлеккә кадәр кулга алына. Ә кулга алыну тыелган кешеләр өчен 30 мең сум штраф каралган.
Россия Федерациясе җинаять Кодексының 264.1 матдәсе нигезендә руль артына кабаттан исерек килеш утырган һәм полиция хезмәткәренең исереклекне ачыклау максатыннан медицина тикшерүе үтәргә кирәклеге турында законлы таләбеннән баш тарткан кешеләр өчен тагын да кырысрак җәзалар каралган: мондый рухтагы тәртип бозучылар 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр штрафка тартырга, яисә исерек шоферның 1 елдан 2 елга кадәр булган хезмәт хакын, яисә башка керемен дәүләт файдасына күчереп бару каралган. Шулай ук андый шоферлар 480 сәгать мәҗбүри эш җәзасын ала, 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителә.
Санап үтелгән җәзалардан тыш, исерек килеш руль артында тотылган шофер 3 елга кадәр төрле җаваплы вазифалар башкарудан да мәхрүм була. Россия Федерациясе җинаять Кодексының 264 нче матдәсе 2, 4, 6 өлешләре нигезендә шул ук төр җинаять өчен хөкем ителгән кешеләр өчен дә югарыда санап кителгән җәзалар каралган.
Үткән ел эчендә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләрне исерек хәлдә машина йөртүнең 17 мең очрагын ачыклаган.
2016 елда Татарстанда полиция хезмәткәрләре икенче тапкыр исерек хәлдә машина йөртергә утыручыларның 1445 очрагын ачыклаган. 1034 факт буенча җинаять эше кузгатылган. 411е үз карарын көтә.
Юл һәлакәтендә кешенең үлеменә сәбәпче булган исерек хәлдәге машина йөртүчеләр исә 2 елдан алып 9 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев