Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Россия регионнары фестивале Мари илен гөрләтте

Ямашимрә мәдәният йорты каршындагы “Чияләр” фольклор ансамбле Россия регионнары фестивалендә фольклор әсәрләрен башкарган өчен III нче дәрәҗә Лауреат дипломы белән бүләкләнде.

Узган атнада Йошкар – Ола сәхнәсендә Россия регионнарыннан җыелган ансамбльләр төрле номинациядә чыгыш ясадылар. Шулар арасында безнең “Чияләр” фольклор ансамбле дә уңышлы чыгыш ясап Лауреат исеменә лаек булды. Җыр – биюләрдән торган матур программа, “Кичке уен” күренеше күрсәтте. Әлбәттә тамашачылар алкышларга күмде. Баянчы Илүсә Калимуллина коллективка моң һәм дәрт өстәде. Фестивальдә катнашучылар төрле милләт кешеләреннән гыйбәрәт иде, аларның үз телендәге матур чыгышлары фестивальгә ямь өстәде.

Бу фестивальне дуслык фестивале дип әйтсәк тә бер дә ялгыш булмас иде. Җырга моңга бай булган егетебез Милис Сәгъдиевка тиңнәр булмады. Аның җырлавын тамашачы көчле алкышларга күмде. Милиснең чыгышын жюри югары бәяләде, I нче дәрәҗә Лауреат дипломына лаек булды. Фестивалнең ярышлары һәм уеннары шактый күп катнашучыларны җыйган иде. тамашачыларга зур канәгәтлек хисе, уңай тәэсирләр, шатлыклы мизгелләр бүләк итте.

Исмәгыйлева Дания.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев