Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Һәркемгә дә җавап бирелер

Биектауга район гражданнарын кабул итү өчен республика прокуроры Кафил Әмиров һәм бала хокуклары буенча вәкаләтле Вәкил Гүзәл Удачина килде. Кафил Әмиров 8 кеше белән үзе сөйләште һәм аларның мөрәҗәгатьләрен кабул итте. Язма мөрәҗәгатьләрне үз контроленә алды. Моннан тыш, Биектау районы прокурорына прокуратура органнарына беренче тапкыр килүчеләрнең гаризаларын тикшерү бурычы йөкләнде....

Биектауга район гражданнарын кабул итү өчен республика прокуроры Кафил Әмиров һәм бала хокуклары буенча вәкаләтле Вәкил Гүзәл Удачина килде.

Кафил Әмиров 8 кеше белән үзе сөйләште һәм аларның мөрәҗәгатьләрен кабул итте. Язма мөрәҗәгатьләрне үз контроленә алды. Моннан тыш, Биектау районы прокурорына прокуратура органнарына беренче тапкыр килүчеләрнең гаризаларын тикшерү бурычы йөкләнде.

Мөрәҗәгатьләрнең бер өлешен прокурор тикшерү өчен ТР прокуратурасының балигъ булмаганнар һәм яшьләр турындагы законнарның үтәлүенә надзор бүлеге начальнигына тапшырды.

Республика прокурорына мөрәҗәгать итәргә сәбәп булган төп мәсьәләләр балигъ булмаганнарның торак хокукларын үтәүгә, инвалид баланы дарулар белән тәэмин итүгә кагылышлы иде. Балалар бакчасы җитәкчесе һәм андагы хезмәткәрләрнең гамәлләре, Урта Алат авылында мәктәп ябылу, мәктәп автобуслары йөрү һәм аларның маршрутын билгеләү турындагы карарлардан ризасызлык белдерелде, шулай ук башка мәсьәләләр каралды.

Һәр мөрәҗәгатьне тикшерү нәтиҗәләре буенча гариза белән килүчеләргә Татарстан Республикасы прокуроры һәм Биектау районы прокурорының җавабы биреләчәк.

Кафил Әмиров һәм Гүзәл Удачина һәр килгән кешене игътибар белән тыңладылар.

Айзат Җәлилов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев