Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Һәркем дә өлешен кертте

Крымск шәһәрендә су басу нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү максатыннан "Өмет" Үзәге гуманитар ярдәм җыюны оештырды. Чарада Үзәк хезмәткәрләре, өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең социаль һәм медицина хезмәт-кәрләре актив катнашты. Ир-атлар, хатын-кызлар өс киемнәре, урын-җир әйберләре, шәхси гигиена чаралары, кер порошоклары, шырпылар, шәмнәр, шулай ук ашау-эчү продуктлары...

Крымск шәһәрендә су басу нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү максатыннан "Өмет" Үзәге гуманитар ярдәм җыюны оештырды.
Чарада Үзәк хезмәткәрләре, өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең социаль һәм медицина хезмәт-кәрләре актив катнашты. Ир-атлар, хатын-кызлар өс киемнәре, урын-җир әйберләре, шәхси гигиена чаралары, кер порошоклары, шырпылар, шәмнәр, шулай ук ашау-эчү продуктлары - он, макарон эшләнмәләре, ярмалар, ит һәм балык консервлары кабул ителде. Үзәк хезмәткәрләре үзләре тарафыннан җыелган ярдәм тиешле урынына барып җитәр һәм шушындый авыр хәлгә юлыккан гражданнарның газапларын җиңеләйтер дип өметләнәләр.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев