Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Республика һәм район фермерлыкны үстерүне хуплыйлар

Гражданнар җыеннарында иң көнүзәк мәсьәләләр кузгатыла. Теләге булган һәркем эш нәтиҗәләре белән таныша һәм район җитәкчеләренә үзен кызыксындырган сорауларны бирә ала. Җыелышлар Шәпше, Суыксу, Иске Казан, Мәмдәл, Олы Кавал, Ташлы Кавал, Чыпчык, Алан Бәксәр, Олы Битаман һәм Мүлмә авыл җирлекләрендә узды.

Биектау районында һәр ярты ел саен гражданнар җыеннары үткәрелә. Район җитәкчеләре, халыкның сорауларына җавап бирү өчен, көн саен авыл җирлекләренә юнәлә. Район күләмендәге җитәкчеләрдән тыш, гражданнар җыеннарында Татарстан Республикасының власть органнары вәкилләре дә катнаша. Безнең район кураторы, юстиция министры Марат Заһидуллин да аларда актив катнаша һәм докладлар белән чыгыш ясый. Ул халыкның сорауларына җавап бирә һәм Татарстандагы властьның гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту өчен ниләр эшләве турында сөйли. 2020 елга йомгак ясауда төп тема, әлбәттә, коронавирус, төгәлрәк итеп әйткәндә, аңа каршы көрәш булды.

- Россия һәм республика күләмендә икътисадның коронавирус инфекциясеннән аеруча зур зыян күргән тармакларына, шулай ук гражданнарга ярдәм чаралары күрелде. Бүгенге көндә медицина хезмәткәрләре, тормышларын куркыныч астына куеп, коронавирус таралуга чик кую шартларында эшлиләр. Пандемиягә бәйле рәвештә власть органнары да үз эшләрен үзгәрттеләр, - диде ТРның юстиция министры Рөстәм Заһидуллин.

Район кешеләре дә вазифалы кешеләрдән калышмыйлар, үз җирлекләренең язмышы өчен борчылалар. Алан Бәксәрдә гражданнар җыены вакытында шушы авылда яшәүче Александр Павлов авылдагы тормышны ничек күзаллавы һәм фермер хуҗалыгын үстерү турындагы фикерләре белән уртаклашты. Ул моннан берничә ел элек шәһәрдәге уңайлыкларны калдырып, авыл киңлекләренә күченеп кайткан һәм моңа бер дә үкенми.

- Сөт юнәлешендә эшлим, балалар үстерәм. Балаларымның табигать кочагында, саф һавалы урында яшәүләрен һәм эшләүләрен телим, - диде фермер Александр Павлов.

Биектау районы Башлыгы Александрга үз фикерләрен белдергәне өчен рәхмәт әйтте һәм фермерга шәхси ярдәмче хуҗалыгын үстерүдә ярдәм күрсәтелер, дип ышандырды. Александр киләчәктә крестьян-фермер хуҗалыгы оештырырга, димәк, мөгезле эре терлекләрнең баш санын арттырырга планлаштыра.

- Башкарма комитет җитәкчесе, мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы вәкилләре дә биредә. Фермерга җир бирү мөмкинлеге бармы - бу турыда уйларга кирәк. Сез аның ничек тырышканын күрәсез бит. Барлык планнарының тормышка ашачагына 100 процент ышанам, - диде Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин.

Ре с п у б л и к а дә р әҗә се н дә авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүчеләр өчен гамәлдә нинди ярдәм чаралары булуы турында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Мурад Булгаков сөйләде. Чыгымнарны каплау мөмкинлеге, шулай ук эре хуҗалыклар өчен дә, эшне башлап кына җибәргән фермерлар өчен дә грант ярдәме дә бар.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев