Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Районның бердәмроссиялеләре партиянең 14 съезды йомгаклары турында сөйләштеләр

19 ноябрьдә "Бердәм Россия" партиясенең Биектау җирлеге бүлегенең XXII конференциясенең икенче этабы утырышы булды. Аңа районның вәкаләтле органнары депутатлары, предприятие, оешма, учреждениеләр, җәмәгать оешмалары җитәкчеләре, МГЕР әгъзалары һәм "Бердәм Россия" партиясе яклылар, массакүләм-мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырылды. Аның эшендә партиянең Татарстан региональ бүлеге региональ сәяси совет әгъзасы Валентина Когогина һәм партиянең...

19 ноябрьдә "Бердәм Россия" партиясенең Биектау җирлеге бүлегенең XXII конференциясенең икенче этабы утырышы булды. Аңа районның вәкаләтле органнары депутатлары, предприятие, оешма, учреждениеләр, җәмәгать оешмалары җитәкчеләре, МГЕР әгъзалары һәм "Бердәм Россия" партиясе яклылар, массакүләм-мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырылды.

Аның эшендә партиянең Татарстан региональ бүлеге региональ сәяси совет әгъзасы Валентина Когогина һәм партиянең XIV съезды делегаты, Питрәч муниципаль районы башлыгы Эдуард Дияров катнашты.

Мандат комиссиясе рәисе Билал Шиһабетдинов җирле бүлекнең 22 конференциясенең икенче этабының тулы хокуклылыгы турында хәбәр итте.

Конференциянең көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелде: "Партиянең җирле бүлегенең җирле сәяси советы составындагы үзгәрешләр турында" һәм "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең 14 съезды эше йомгаклары һәм 2014 елда партиянең Биектау җирле бүлеге алдында торучы бурычлар турында".

Партия Уставы таләпләре нигезендә конфенренциядә җирле сәяси совет составына яшерен тавыш бирү юлы белән район башлыгы урынбасары, район Советы рәисе урынбасары Ләйсән Илгиз кызы Галәүтдинова сайланды.

Партиянең 14 съезды эше йомгаклары турында аның делегаты Эдуард Дияров чыгыш ясады. Ул съездның пленар утырышында партиянең өстенлекле бурычлары турындагы доклад белән "Бердәм Россия" лидеры, Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Дмитрий Анатольевич Медведевның чыгыш ясавын һәм әлеге съездның үзенчәлекле булуын билгеләп үтүен әйтте. Аның үзенчәлеге бүген карала торган мәсьәләләрнең партия җитәкчелеге тарафыннан түгел, ә бәлки партиянең гади әгъзалары тарафыннан тәкъдим ителүендә һәм аларның илнең күпчелек халкын кызыксындыра торган булуында. Съездда да иң мөһимнәр нәкъ менә алар булды.

2014 елда партиянең җирле бүлеге алдына куелган бурычлар турында аның секретаре, район башлыгы Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллин чыгыш ясады. Ул "Бердәм Россия" - тормышка ашарлык эшләр һәм мәгариф системасын модернизацияләү, торак-коммуналь өлкәдәге проблемалар, балалар бакчаларына чиратлар, хезмәт миграциясе - халыкның күпчелеген дулкынландыра торган мәсьәләләрне хәл итә торган партия диде. Соңгы елларда гамәлдә булган барлык партия проектлары, программалар безнең районда да уңышлы эшлиләр.

Барыннан да бигрәк болар: мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү буенча "Киләчәк" һәм "Бәләкәч" программалары (бездә балалар бакчаларына урыннар элегрәк тә җитмәде, хәзер дә җитми, бу - мәктәпләрне ремонтлау, балаларны тукландыру мәсьәләләре), агросәнәгать комплексын үстерү (болар - шәхси хуҗалыклар, гаилә фермалары һәм авылда хуҗалык итүнең башка кече формалары), эшмәкәрлекне үстерү, капиталь ремонт һәм күп квартиралы торак йортлар төзү (шул исәптән Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү), сәламәтлек саклауны модернизацияләү, физик культура һәм спортны үстерү. Әлеге программаларның барысы буенча да районда актив эш бара.

Районда югары технологик проектлар үсә, ипотека төзелеше, гражданнарны аварияле торактан күчерү эшләре киңәя. Киләчәктә дә торак төзелеше һәм районны төзекләндерү өстенлекле юнәлешләр булачак.

Җирле сәяси совет секретаре урыннарда уздырыла торган көндәлек конкрет эш өчен партия активына рәхмәт белдерде. Район, республика тагын да яхшырак нәтиҗәләргә ирешсен өчен без корган планнарыбызда, эш-гамәлләребездә бердәм, тупланган һәм актив булырга тиеш, диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев