Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Район басуларында уҗым культураларын тикшерделәр

Озакка сузылган кыш һәм табигатьтәге кискен үзгәрешләре белән аптырашка калдырган яз бик күпләрне чыгырыннан чыгарды. Апрель аенда буранлап-буранлап яуган җепшек кар бакчалар һәм көздән чәчеп калдырылган үсентеләр турында борчылырга мәҗбүр итте. Әмма авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бертавыштан аномаль күренешнең - апрельдә кар явуның басуларга һәм уҗым культураларына файдага гына булуын тәкърарлыйлар.

Басуларда уҗымнар уяндылар инде, үсемлекләр баш калкыта, күтәрелеп китә торган 5 градуслы үр узылды. Быел бу вакыт 10 көнгә алданрак башланган. Көтмәгәндәуйламаганда ява башлаган җепшек кар бары файдага гына булган.

 - Мондый нәтиҗәле дым көздән бер метрлы катламда 100-140 мм чигендә иде, ә хәзер метрлы катламда 180- 200 миллиметрдан ким түгел. Бу бик әйбәт күренеш, - диде Татарстан Республикасындагы “Россельхозцентр” Федераль дәүләт бюджет учреждениесе филиалының Биектау районара бүлеге җитәкчесе Сәгыйт Сәлахетдинов.

 Кыр хезмәтчәннәре быел һава торышы, Ходай кушып, алар өчен гел уңай булып торыр дип өметләнәләр. Чөнки узган ел өшүдән, склеротиниоздан һәм үсемлекләрнең кар астында черүеннән уҗымнар күп һәлак булды. Быел болардан курыкмасаң да була, чөнки апрельдә яуган җепшек кар басуларга һәм уҗым культураларына файдага гына, авыл хезмәтчәннәренең фикере шундый.

Һәр агрономның да кулында үсемлекләрнең һәм чүп үләннәренең куелыгын исәпләргә мөмкинлек бирә торган махсус рамка була. Әйтик, рамка эчендә 52 үренте була икән, димәк, бер квадрат метрга 520 үсемлек туры килә дигән сүз. Шул ук система буенча бер квадрат метрда 100дән артык чүп үләне үсүен дә исәпләп чыгардылар. Сәгыйт Сәлахетдинов әйтүенчә, болар чүп үләннәренә карата бик яхшы күрсәткечләр түгел, ә менә уҗым бодае өчен - яхшы. Басуны чүп үләннәренә каршы гербицидлар белән эшкәртергә кирәк булачак.

 - Мул булып яуган җепшек кар һәм яңгыр туфракның тиз арада тигез булып өлгерүенә булышлык итәчәк. Шунлыктан иң мөһиме - уҗым культураларын үз вакытында тукландыру һәм дым каплату, - диде Татарстан Республикасындагы “Россельхозцентр” федераль дәүләт бюджет учреждениесе филиалының Биектау районара бүлеге җитәкчесе Сәгыйт Сәлахетдинов.

Район хуҗалыклары язгы кыр эшләренә керешергә әзер, кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләре уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыра башладылар. Алда зур эшләр көтә: район буенча 8 мең тоннадан күбрәк орлык әзерләнгән, шуларның яртысыннан артыгы - элиталы орлыклар.

 Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев