Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлавы

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре! Сезне чын күңелдән Мәдәният хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм. Бу көн районыбызның рухи-мәдәни үсешенә, ата-бабаларыбыздан калган бай мирасыбызны танытуга бәяләп бетергесез өлеш кертүчеләрне, күпмилләтле Биектау районы мәдәниятенең бүгенгесенә, үткәненә һәм киләчәгенә битараф булмаган һәркемне берләштерә! Мәдәният хезмәткәрләре көне - музейлар, китапханәләр, клублар, сәнгать мәктәпләрендә эшләүчеләр тантанасы гына...

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре!
Сезне чын күңелдән Мәдәният хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм. Бу көн районыбызның рухи-мәдәни үсешенә, ата-бабаларыбыздан калган бай мирасыбызны танытуга бәяләп бетергесез өлеш кертүчеләрне, күпмилләтле Биектау районы мәдәниятенең бүгенгесенә, үткәненә һәм киләчәгенә битараф булмаган һәркемне берләштерә!
Мәдәният хезмәткәрләре көне - музейлар, китапханәләр, клублар, сәнгать мәктәпләрендә эшләүчеләр тантанасы гына түгел, бу көнне сезнең белән бергә күпсанлы тамашачылар, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, укучылар һәм музей сөючеләр, мәдәният җәүһәрләре дә бәйрәм итә.
Районыбызда мәдәният гаять тиз үсеш кичерә. Даими рәвештә фестивальләр, бәйгеләр, күргәзмәләр, концертлар, театраль вакыйгалар булып тора. Аларны уздыру өчен матди җирлекне тудыру безнең изге бурыч. Соңгы елларда район мәдәният учреждениеләренең материаль базасын ныгыту һәм яңарту буенча зур эшләр башкарылды. Мәдәният, интеллектуаль байлык, иҗади казанышлар - районыбыз үсешенә көчле этәргеч бирүче ресурс булып тора. Күпчелек очракта безнең уңышлар, хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре - сезнең тырыш хезмәтегез нәтиҗәсе дә ул. Мәдәният хезмәткәрләре - кызыклы, иҗади, мавыгучан, инициативалы шәхесләр. Биектау районының иҗат коллективлары, аларның таланты республикакүләм тамашачыны да әсир итә. Районыбызның тарих һәм мәдәният истәлекләрен күрергә теләүче туристларның саны елдан-ел арта.
Кадерле дуслар, нәтиҗәле хезмәтегез, иҗади эзләнүләрегез, гүзәллекне күрә һәм аңлый белүегез, шул хисләрне башкаларга да күчерергә торышуыгыз өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Һәммәгезгә сәламәтлек, иминлек, уңышлар телим.
Биектау районы хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев