Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Рамил Зиннәтов: “Тамашачыны алдап булмый. Сәхнәдә уйнарга түгел, яшәргә кирәк”

“Кәмит Җәвит”тә безнекеләр! Гыйнвар аенда Биектау районы мәдәният йорты коллективы “Кәмит Җәвит” юмористик тапшыруында кунакта булып кайтты. Катнашучылар арасында мәдәният бүлегенең әйдәп баручы методисты, җырчы егетебез Рамил Зиннәтов та бар иде. Тапшыру эфирга чыгуга, Рамилнең иҗат юлы, үзе хакында кызыксынучылар саны артты. Шул нисбәттән, газета укучыларыбызны әлеге талантлы егет белән якыннан таныштырасы килә. Бүгенге әңгәмәдәшем - Рамил Зиннәтов.

- Рамил, хәерле көн! Биектау мәдәният бүлеге коллективында үз йөзен, үз исемен булдырган егет син. Биредә эшли башлау тарихың да үзенчәлекле дип беләм?

- Хәерле көн, Гүзәлия. Мин, 1999 елны урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан театр училищесына укырга кердем. Аны уңышлы гына тәмамлап, Татар дәүләт яшь тамашачы театрына эшкә урнаштым. Азмыкүпме вакыт узгач, замана шаукымы мине икенче өлкәгә алып кереп китте. Ул сәнгать өлкәсеннән ерак иде. Мин зур бер оешмада җитәкчене йөрттем. Театрдан китүемә унбиш ел вакыт сизелми дә үтеп китте. Ни кызганыч, берара эш, хезмәт хакы буенча кыенлыклар тугач, мин бик күпләр кебек такси йөртергә алындым. Шулай бервакыт Биектау үзәк мәдәният йортыннан заявка килде. Тиешле урынга килеп, көтеп утырганда күзем бер таныш йөзгә төште. Автобуска утыручы егет-кызлар арасыннан мин Фәрхәдне танып алдым ( Биектау үзәк мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе. ред). Шунысы кызык, ул да мине танып алган икән. Тиз генә күрешеп, телефон номерларын алышып, без үз юлыбыз белән киттек. Кичке сәгатьләрдә Фәрхәд минем белән элемтәгә чыкты. Баксаң, үзәк мәдәният йорты коллективы “Галиябану” спектаклен куярга әзерләнеп йөри икән. Күпме кандидатураны күз уңыннан баглап та, Исмәгыйль образына актер таба алмыйлар икән. Шушы очрашудан соң, Фәрхәд мине җитәкчелеккә, режиссерга тәкъдим иткән. Сүз уңаеннан, без аның бертуган апасы Альбина Гайзуллина белән курсташлар идек. Шуңа да алар минем иҗади мөмкинлекләрне яхшы беләләр. Фәрхәднең әлеге тәкъдимен бик җылы кабул иттем. Унбиш ел эчендә сәнгать, иҗат сагындырган. Таксида эшләгән вакытта да радиодан яңгыраган җырларга рәхәтләнеп кушылып җырлап йөри идем. Язмыш мине Биектау сәхнәсенә алып килде. Менә шулай Биектау егете булып куйдым.

- Коллектив ничек кабул итте?

- Коллективка килгәндә, ачык йөз, киң күңел белән каршы алдылар, дип әйтер идем. Эш урынына яңа гына килеп урнашкан һәркем өчен иң мөһиме: үзеңне биредә кирәкле кеше итеп тойдырдылар алар. Менә шулай бергәләп “Галиябану” спектаклен сәхнәләштердек.

- Биектау җире өчен чыннан да зур яңалык булды ул спектакль. Аның режиссеры танылган шәхес Раушан Шәриф. Аннан нинди бәя алдың?

- Дөресен генә әйткәндә, Раушан абый Шәриф белән моңа кадәр дә якыннан таныш идем. Мине Биектау сәхнәсендә күргәч: “Рамил, син дә мондамыни?” - дип гаҗәпләнеп куйды (көлә). Спектакльне халык каршына чыгарганчы зур тырышлык куйган кеше ул. Аллага шөкер, үзе дә, тамашачы да бик канәгать калды. Моны якташлардан кабул итеп алган рәхмәт сүзләре, мактау сүзләре дәлилләп тора.

- Рамил, син Казан егете. Шәһәрдә үскән, кала тәрбиясе алган егетнең татар театрын сайлавы гаҗәп тә кебек үземә. Театрга авыл балалары гына гашыйк кебек тоела кайчак. Ялгышаммы?

- Кеше кайда гына яшәсә дә, сәнгать белән янып яши ул, Гүзәлия. Дөрес, авыл җирендә ул ачыграк тоела кебек. Шулай да, шәһәр кыз-егетләре дә театрларга, концертларга еш йөриләр. Мин үзем, Киндерле бистәсендә яшәп, Нагорный мәктәбендә белем алдым. Безнең мәктәптә Имашева Фатыйма Хәниф кызы сәнгать түгәрәген җитәкләде. Кечкенә чагымнан шул түгәрәккә йөреп, бик күп бәйге-чараларда катнаштым. Кайвакыт укуга да вакыт калмый иде. Чыннан да, иҗат белән мавыгып, җырлап-биеп кенә яшәдем. 9 сыйныфны тәмамлауга, язмыш миңа ике вариантның берсен сайлау мөмкинлеген бирде. Аның беренчесе - Дәрвишләр бистәсендә урнашкан Төзелеш көллияте, икенчесе - театр училищесы. Мине ике уку йорты да кабул итәргә әзер торды. Шулвакыт әниемнең киңәше ярдәмгә килде. Ул миңа сәнгатьне сайларга киңәш итте. Мин аңа рәхмәтле булып, күңелемә якын булган һөнәрне сайладым.

- Син бит бик матур җырлыйсың да. Үз иҗат төркемең турында хыялланмадыңмы?

- Укыган чорда без “Малайлар” төркемен оештырган идек. Шәхси тормышларыбызга бәйле вакыйгалардан соң, ул таркалды. Аннан әле “Әрүгайдә” дип тә үзгәртелде. Бүгенге көндә ул төркем юк инде.

- Театр училищесында укыган елларыңны еш искә аласыңмы?

- У-у-у, Гүзәлия. Ул - уку түгел, ул - яшәү. Театр училищесын мин бер генә уку йорты белән дә чагыштыра алмас идем. Иртәнге тугызда уку сәгатьләре башланса, репетицияләр төнге унга кадәр дәвам итә иде. Без анда барыбыз да янып тордык. Хәтта өйгә дә кайтасы килми иде.

- Димәк, синең холкың формалашуда да аның роле зур.

- Дөрес әйтәсең. Мин монда килгәнче, кешеләр алдында ачылып бетә алмый идем. Ул мине аралашырга, фикерләргә, үз-үзеңне дөрес тотарга өйрәтте. Син сәхнәгә чыгасың икән инде, син уйнарга тиеш түгел, син шул халәттә яшәргә тиешсең. Премьерага бер атна вакыт калганда мин дә бу тормышка Исмәгыйль күзлегеннән карарга тырыштым. Моны хәтта тирәюньдәгеләр дә сизде. “Рамил, син түгел ич бу?”, - диделәр.

- Исмәгыйль уңай герой түгел инде ул. Аның тискәре якларын кабул итү авыр булдымы?

- Уйлап карасаң, ул бит тискәре дә түгел. Аның шул холкын нәселе, байлыгы формалаштырган. Ул бит Галиябануны чын күңелдән ярата. Барын да сатып алырга өйрәнгән е г е т, ш ул р ә в е ш л е мәхәббәтне дә сатып алырга гына тели.

- Нәсел хакында сүз киткән икән инде, үз гаиләң белән дә таныштырсаң иде?

Реклама

- Минем әти-әнием иҗат кешеләре түгел. Әнием озак еллар укытучы булып эшләде. Башлангыч сыйныф укучыларына тирән белем бирде ул. Бүгенге көндә лаеклы ялда. 90 яшен тутырган әбиебезне кадер-хөрмәт белән тәрбияли. Әтием - авыл егете. Гомер буе эш күргән тырыш куллары трактор рулен тотты. Гаиләдә ике ул үстерделәр. Энекәшем Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында эшли.

- Рамил, килешәсеңдер, кешене хезмәттән, эштән башка күз алдына да китерүе кыен. Һәркем үзен җаны теләгән өлкәдә күрә ала икән, бу - бәхетнең бер билгесе. Бүген генә диплом алган театр студентлары нинди кыенлыклар белән очраша. Сиңа танышмы бу?

- Миңа бу очрак таныш диеп әйтә алмыйм. Безне 1 нче курста укыган чордан Минзәлә театрына әзерләделәр. Ләкин без ни өчендер үзебезне анда күрә алмадык. Укуны тәмамлау белән мине, Марсель Мәхмүтовны, Рөстәм Гайзуллинны Татар дәүләт яшь тамашачы театрына эшкә алдылар. Иң беренче көннән безне төрле спектакльләргә җәлеп иттеләр. Миңа калса, һәрбер студент өчен дә эш бардыр ул. Иң мөһиме - теләкләре бармы икән? Әле күптән түгел укытучым, остазым белән сөйләшеп тордык. Ул да замана яшьләренең иҗат дәрте белән янмавын борчылып сөйләде.

- Р а м и л , с о ң г ы концертларның берсендә синең чыгышыңны күз дә алмый күзәттек, С ө б х а н а л л а һ . С и н бөтен күңелеңдәге хискичерешеңне җырга салдың кебек. Бу актерлык осталыгымы, әллә шундый ихлас кешеме син?

- Тормышта мин ихлас кеше дип әйтергә хокукым бар дип саныйм. Кабатлыйсы килә: тамашачыны аны алдап булмый. Шуңа күрә үз чыгышыңа бөтен җаныңны, хисләреңне салырга кирәк. Шул вакытта гына синең кешегә әйтер сүзең була.

- Соңгы вакытта җирлегебездә бик матур дуэт барлыкка килде. Сүзем “Гөлнара Галиуллина һәм Рамил Зиннәтов” дуэты турында. Кемнең идеясе иде бу?

- Бирегә эшкә килгәндә театр артисты буларак килгән идем. Бер чарада миңа да җырларга тәкъдим ясадылар. Шул көнне Гөлнара Илдар кызы минем тавышка игътибар иткән. Ул бергә чыгыш ясарга тәкъдим итте. Ул бит бик оста педагог, җырчы. Баштагы мәлдә бераз курку да булгандыр. Дуэт бит ул - бер-береңне ишетү, аңлау, тоемлау да. Беренче вакытларда, бәлки, барысы да тиешенчә килеп тә чыкмагандыр. Тора-тора бер-беребезне аңларга өйрәндек. Беренче уртак җырыбыз - “Ак чәчәкләр” җыры иде. Бүген инде сольный концерт куярлык репертуар җыелды. Гөлнара Илдар кызы ул бик ипле, җайлы кеше. Чыгышны әзерләгәндә аның киңәшләре чиксез ярдәм итә.

- Кайчандыр әниеңнең киңәше белән иҗат юлын сайлагансың. Бүгенге көндә гаиләң синең уңышларың белән кызыксынып торамы?

- Әйе, мине сәхнәдә күрү әнинең зур хыялы иде. Чыгышларымны күрсә, “молодец” дип куя. Ләкин беркайчан күккә чөеп мактый торган түгел ул. Мин үзем артык мактаганны яратмыйм.

- Ә тәнкыйтьне?

- Аны яратам. Ул миңа стимул бирә.

- Яраткан хоббиең бармы?

- Ашарга пешерергә һәм саф һавада йөрергә яратам. Мин табигать кешесе.

- Рамил, әле күптән түгел “Кәмит Җәвит” ташыруының кунагы булдыгыз. Нинди хискичерешләр алдыгыз?

- Әйе, “Кәмит Җәвит”тә Биектау мәдәниятен күрсәтеп кайттык. Бик күңелле, җанлы, кызыклы тапшыру булды. Рәхәтләнеп ял иттек.

- Ихлас җавапларың өчен рәхмәт. Уңышлар сиңа, Рамил!

Әңгәмәне Гүзәлия ВАФИНА алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев