Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Раил Латыйпов - "Биектау FM" йолдызы

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Раил Латыйпов. Раил 18 нче март көнне Балык йолдызлыгы астында дөньяга килгән. Бу көнне дөньяга килгән кешеләр үткен сүзле, зирәк, сизгер һәм гаҗәеп...

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Раил Латыйпов.

Раил 18 нче март көнне Балык йолдызлыгы астында дөньяга килгән. Бу көнне дөньяга килгән кешеләр үткен сүзле, зирәк, сизгер һәм гаҗәеп интуициягә ия кешеләр. Раил исемен йөртүчеләр тумыштан ибади фикер йөртә, талантка ия. Раил - көче ташып тораган ир-егет, гаилә башлыгы, ике бала әтисе гүзәл хатын-кызның ире.

Аның "Вконтакте"дагы битендә бик күп фоталар урын алган. Аларда аның гаиләсе: балалары һәм хатыны урын алган.

Аңа һәрвакытта да сөекле булып калуын, балаларының бәхетен тоеп, дусларына һәрвакыт кирәк булып яшәвен телибез.

"Вконтакте" да безнең төркемдә теркәл, икенче тапшыруда безнең алып баручылар нәкъ менә сезнең "йолдызы"гызны кабызырга мөмкин. Тагын шунысын да әйтеп китәбез, декабрь аеннан радио «Ай йолдызы»н ачыклый башлады. «Ай йолдызы» булыр өчен "ВКонтакте"дагы рәсми төркемебездә урын алган альбомда күңелегезгә ошаган катнашучыга лайк куярга кирәк.

P.S. тапшыруның тулы аудиоязмасы "Вконтакте"дагы рәсми төркемебездә урнаштырылган.

P.P.S. Игътибар! Әлеге тапшыру өчен барлык мәгълүмат та тапшыру героеның "Вконтакте"дагы рәсми битеннән алына. Шунлыктан чынбарлыктан аерым урыннар да булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев