Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Һәр кош үз оясын мактап сайрый

1 апрель - Халыкара кошлар көне буларак билгеләп үтелә. Белгәнебезчә, март ахырында, апрель башында безгә җылы яклардан күчмә кошлар әйләнеп кайта. Алар безнең якларга оя ясап, бала чыгарыр өчен кайта. Ә без - кешеләр - аларны матур-матур оялар белән каршы алырга тиеш. Кошлар сайравын барыбыз да яратабыз. Яз үзе дә...

1 апрель - Халыкара кошлар көне буларак билгеләп үтелә.
Белгәнебезчә, март ахырында, апрель башында безгә җылы яклардан күчмә кошлар әйләнеп кайта. Алар безнең якларга оя ясап, бала чыгарыр өчен кайта. Ә без - кешеләр - аларны матур-матур оялар белән каршы алырга тиеш.
Кошлар сайравын барыбыз да яратабыз. Яз үзе дә шул кошларның моңлы сайравы белән ямьле, күңелгә рәхәтлек бирә. Кошлар үзләре дә чиста, матур, тыныч урыннарда оя корырга яраталар. Шуңа күрә дә кешеләр сыерчык ояларын яктырак, тынычрак, куркынычсызрак урыннарга эләләр.
Кошлар көнендә мәктәпләрдә дә төрле акцияләр, чаралар уздырыла. "Чулпан" дәүләт табигый заказнигы Олы Кәвәл мәктәбе укучылары белән берлектә кошлар көнен билгеләп үтте. Чара 3 этапта узды:
- "Иң яхшы сыерчык оясы" бәйгесе. Балалар үз куллары белән бик күп оя ясаганнар иде. Җиңүчеләргә Дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды;
- "Карга боткасы" - татар халкының борынгыдан килгән йола-бәйрәме. Борынгы заманнарда кешеләр язны каргалар канатында килә дип уйлаганнар. Шуңа күрә кар эри башлап, беренче каргалар күренә башлагач та кешеләр "Карга боткасы" бәйрәме уздырганнар. Быелгы бәйрәмне без балалар белән бергә заказник территориясендә уздырдык. Ботканы учак өстендә пешердек. Ботка пешкәнче балалар учак тирәсенә утырып яз турында, кошлар турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Ботка пешкәч тә, иң беренче аны кошларга бирделәр. Соңыннан бәйрәмдә катнашучылар үзләре дә тәмле боткадан авыз иттеләр;
- Бәйрәм "Сыерчык оясын элеп куй" акциясе белән тәмамланды. Балалар үзләре ясаган ояларны заказник территориясендәге агачларга урнаштырдылар. Ул көнне 30дан артык агачка 30 оя эленде. Мондый чараларны "Чулпан" заказнигы ел саен уздыра. Балалар да кошлар көнен зарыгып көтеп ала. Алар үз куллары белән ясаган матур, кошлар өчен уңайлы оялар моның шулай икәнлеген дәлилләп тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев