Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Пенсионерларга 5 мең сум акча бирелә

Пенсионерларга 5 мең сум акча бирелә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Россия пенсионерларына бер тапкыр 5 мең сум акча түләү турындагы законга кул куйды. Аның нигезендә Татарстанда 1 миллион 121 мең эшләүче һәм эшләмәүче иминият һәм дәүләт пенсия тәэмин ителешендәге пенсионер 2017 елның гыйнварында бер тапкыр бирелә торган өстәмә акча...

Пенсионерларга 5 мең сум акча бирелә
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Россия пенсионерларына бер тапкыр 5 мең сум акча түләү турындагы законга кул куйды. Аның нигезендә Татарстанда 1 миллион 121 мең эшләүче һәм эшләмәүче иминият һәм дәүләт пенсия тәэмин ителешендәге пенсионер 2017 елның гыйнварында бер тапкыр бирелә торган өстәмә акча алачак.
5 мең сум күләмендәге әлеге акча Россиядә даими яшәүче һәм 31 декабрьгәчә пенсия алучы барлык пенсионерларга түләнә. Әлеге сумманы алу өчен беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми, алар булган пенсия документлары нигезендә түләнә.
Әгәр дә кеше ике пенсия ала икән (мәсәлән, «хәрби» пенсионер), шуларның берсе Пенсия фонды, икенчесе - хәрби көчләр структуралары ведомствосы буенча, бер тапкыр түләнә торган акчаны аларга Россия Пенсия фонды түли.
Түләүләр 2017 елның гыйнвар аеның икенче яртысында аерым эшләнгән график нигезендә (почта аша, китереп бирү хезмәте һәм кредит оешмалары аркылы) түләнәчәк.
«Әгәр дә гыйнвар ае дәвамында түләнеп өлгермәсә, мәсәлән, әлеге кеше өйдә булмаган чакта, бу акча икенче айда пенсия белән бергә түләнәчәк», - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Бер тапкыр түләнә торган бу акча пенсионерларга куллану бәяләре үсешен компенсацияләргә ярдәм итәр, дип көтелә. Россия Пенсия фонды түли торган барлык төр пенсияләр 2016 елда 4 процентка индексацияләнде, шул ук вакытта эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре дә индексацияләнде.
Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев