Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Пьедесталның югары баскычында – биектаулылар

Ел саен Татарстанда муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләренең республика спартакиадасы уза. Ярышлар дистәгә якын спорт төре буенча оештырыла: мини-футбол, волейбол, өстәл теннисы, бадминтон, җиңел атлетика, шахмат, шашка, гер спорты, хоккей һәм башкалар. Күптән түгел Биектау районы муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләре бадминтон һәм мини-футбол буенча көч сынаштылар. "Хуҗаларга стеналар да булыша" диләр....

Ел саен Татарстанда муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләренең республика спартакиадасы уза.

Ярышлар дистәгә якын спорт төре буенча оештырыла: мини-футбол, волейбол, өстәл теннисы, бадминтон, җиңел атлетика, шахмат, шашка, гер спорты, хоккей һәм башкалар.

Күптән түгел Биектау районы муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләре бадминтон һәм мини-футбол буенча көч сынаштылар. "Хуҗаларга стеналар да булыша" диләр. Әмма стенага гына табынып торсаң, әлләни ерак китә алмыйсың. Мондый мәртәбәле ярышларда чын спортчылар кебек, барлык көчеңне, дәрманыңны, булдыклыгыңны, тырышлыгыңны алга куеп көрәшкәндә генә җиңүгә ирешергә мөмкин. Безнең командалар ел әйләнәсендә күнегүләр уздыралар, үзара ярышлар оештыралар, район халкына сәламәт яшәү рәвешен үз тәҗрибәләрендә күрсәтәләр. Спортны кыйбла итеп куйган Биектау районы хезмәткәрләренә нәкъ менә шундый сыйфатлар ярдәм итте дә инде: алар бадминтон һәм мини-футбол буенча беренче урынны алдылар.

Бадминтон буенча ярышлар "Биектау" спорт комплексында узды. Анда Актаныш, Әлки, Югары Ослан, Биектау, Мөслим, Питрәч, Теләче, Кайбыч, Тукай, Яңа Чишмә, Чирмешән, Чүпрәле районнарыннан килгән спорт сөюче муниципаль хезмәткәрләр катнашты. Әлеге төр ярышларда Мөслим районыннан килгән кунаклар - 2 нче, актанышлылар 3 нче урынга лаек булды.

Мини-футбол буенча ярышлар Әлки районы Базарлы Матак авылында узды. Ике көн дәвамында республиканың 12 районыннан килгән команда призлы урыннар өчен ярышты. Безнекеләрнең команда рухы монда да сынатмады - алар пьедесталның иң югары баскычында булдылар. 2 нче урынны - чирмешәнлеләр, 3 нче урынны чүпрәлеләр алды.

Алда муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләрен шахмат һәм теннис буенча ярышлар көтә. Әлбәттә, дулкынландыра. Әмма ярыш рухына күнеккән биектаулылар монда да сынатмас, дигән ышанчлы өмет бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев