Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Пьедесталның иң югары баскычында Биектау хоккейчылары

2011 елда туган Биектау хоккейчылары республика беренчелегенә барган «Алтын алка» турнирында җиңү яуладылар. Командалар ике төркемгә бүленеп ярышты. Иң күп очко җыйган команда финалга үтте. Финалга Татарстаннан барлыгы 8 команда чыккан иде. Биектау хоккейчылары өч матчта катнашып, икесендә җиңүгә иреште. Бер тапкыр отылу нәтиҗәгә берничек тә йогынты ясамады.

«Биектау» командасы хәлиткеч матчны Баулыда җирле команда белән уйнады. Финал уенында һәр ике команда да бертигез дәрәҗәдә күренде. Исәп 2:2 булгач, Биектау командасының иң яхшы һөҗүмчесе Кәрим Хәбибуллин үзенең оста уенчы икәнлеген тагын бер кат раслады: уенның өченче өлешендә ул алканы җитез генә көндәшләре кәшәкәсеннән тартып алды һәм баулылылар капкасына шудырды. Шулай итеп, исәп 3:2 булды. Баулылылар капкасына кертелгән алка «Биектау» командасы өчен хәлиткеч роль уйнады - пьедесталның иң югары баскычына менгерде.

“Без республика беренчелегендә җиңдек. Хәзер инде Россия беренчелегенә әзерләнәбез. Анда да җиңелер өчен түгел, җиңәр өчен барабыз. Финал уеннары Астрахань шәһәрендә узачак”, - ди һөҗүмче Кәрим Хәбибуллин.

“Биектау-2011” командасы хоккейчылары тренерлар Алексей Захаров һәм Ришат Сәйфетдинов кулы астында шөгыльләнәләр. Ике тренер да кечкенәдән үк хоккей белән “җенләнеп” үскән спортчылар, бүген алар икесе бергә бер команда уенчыларын өйрәтәләр. Нәтиҗәләр күз алдында. Республика финалына яшь хоккейчыларны Алексей Захаров алып барган. Ә Ришат Сәйфетдинов бу вакытта район боз сараенда запас хоккейчылар белән күнегүләр үткәргән. Аларның һәр хәрәкәте үткерләнгән, чарланган. Моны республика финал ярышлары тагын бер кат раслады.

“Команда белән горурланырга хакыбыз бар. Алар барысы да характерлы балалар. Финал үзебезнең районнан еракта узса да, алар югалып калмадылар, хөкемдарларның кырыслыгы да куркытмады аларны. Үз көчләрен 100 процентка кулланып уйнадылар”, - ди, варисларының уңышына куанган тренер Ришат Сәйфетдинов.

“Безнең спортчыларның тәҗрибәсе һәр уен саен арта гына барды, - дип сүзгә кушылды Алексей Захаров. - Алар егылсалар тордылар, очып килә торган алканы гәүдәләре белән капладылар, әмма көндәшләренә үз зоналарына узарга мөмкинлек бирмәделәр. Бер-береңнең сулышын тоеп уйнаганда гына, бердәм булганда гына җиңүгә ирешеп була”.

Бүгенге көндә хоккей буенча республика беренчелеге чемпионнары Россия күләмендәге ярышларга әзерләнә. Аның финалы март аенда узачак. Алар өчен без дә җан атабыз. Районыбызның яшь хоккейчыларына уңышлар гына теләп калабыз.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев