Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Партия лидеры алда торган бурычларны билгеләде

"Бердәм Россия" партиясе лидеры Дмитрий Медведев партиянең Татарстандагы әгъзалары белән очрашты. Әлеге очрашуга безнең районнан иң актив башлангыч бүлек секретарьлары: Бөреледән Эльмира Мөстәкыймова, Красносельский авыл җирлегеннән Марсель Нигъмәтҗанов, Суыксудан Рамил Низамиев һәм Усадтан Светлана Мөбарәкшиналар барды. Ул 9 нчы июньдә Казанның IТ-паркында узды. Очрашуны ачканда, Дмитрий Медведев партиянең XIII нче...

"Бердәм Россия" партиясе лидеры Дмитрий Медведев партиянең Татарстандагы әгъзалары белән очрашты.
Әлеге очрашуга безнең районнан иң актив башлангыч бүлек секретарьлары: Бөреледән Эльмира Мөстәкыймова, Красносельский авыл җирлегеннән Марсель Нигъмәтҗанов, Суыксудан Рамил Низамиев һәм Усадтан Светлана Мөбарәкшиналар барды. Ул 9 нчы июньдә Казанның IТ-паркында узды.
Очрашуны ачканда, Дмитрий Медведев партиянең XIII нче съездында аның кандидатурасын яклаучыларга рәхмәтен белдереп: "Ышанычыгызны акларга тырышырмын", - диде.
Ул ике арада ачыктан-ачык сөйләшү-аралашу булыр, дип уйлавын белдерде: "Татарстан оешмасы сан ягыннан иң зурларның берсе. Сез көн саен кешеләр белән аралашасыз, килеп туган хәлне анализлыйсыз, партия куйган максатларны яклап, алгы сафта торасыз. Нинди гамәл-ләрнең зарури һәм файдалы булуы турында яшермичә сөйләвегез мөһим, ә мин сезнең идеяләр һәм тәкъдимнәрегезгә аңлатма бирергә әзер".
Дмитрий Медведев сүзләренә караганда, мондый очрашулар даими оештырылачак, һәм ул беренче очрашуның тотрыклы үсүче регионнарның берсе булган Татарстанда узуына бик шат.
"Сәяси система хәзерге вакытта актив хәрәкәттә һәм сайлауларда катнашу катлауланачак. Нәтиҗәле эшләргә, кешеләр күрерлек, бәя бирерлек күрсәткечләргә ирешергә кирәк, - дип мөрәҗәгать итте Дмитрий Медведев активка. - Соңгы елларда без бөтенесе дә үзеннән-үзе килеп чыгуга карап эш иттек, һәм, һичшиксез, яхшы якка үзгәрешләр бар. Асылда исә бу бөтен кешегә уңай йогынты ясарга, үзеннән-үзе партиягә өндәргә тиеш. Әмма барыбер кешеләргә ниләр булуын аңлатырга, алардагы хатирәләрне уятырга кирәк, чөнки күңелсезлекләр бик тиз онытыла".
"Соңгы айларда без партия позициясен күр-сәтүдә сүлпәнрәк эшли башладык, - диде Дмитрий Медведев. - Хөкүмәт әгъзаларының күпчелегенең партия әгъзалары булуыннан читенсенергә кирәкми. Без "Бердәм Россия"нең властьта булуыннан читенсенмибез. Һәм безнең бурыч - властьны ычкындырмау. Моның бернинди ояты да юк. Бурычыбыз - кешеләрне безнең программаның яхшырак булуына инандыру. Безнең бөтен кеше ишетерлек итеп сөйләрлек казанышларыбыз бар. Сезне дә алар турында искә төшереп торырга чакырам".
Партия лидеры Татарстандагы партиялеләрнең партия төзелеше, башлангыч бүлекләр челтәре үсеше, партия проектларын тормышка ашыру үзенчәлекләренә кагылышлы һәм башка сорауларына җавап бирде. Бөреле башлангыч бүлеге секретаре Эльмира Мөстәкыймова: "Россиядә уңыш мул булса да - проблема, булмаса да. Әнә узган ел уңыш әйбәт булды, әмма бөтен ил буйлап без аны урнаштыра алмадык һәм аздан гына әрәм итми калдык. Аннары уңыш югары булганда ашлык бәясе кими һәм авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр табыш алмыйлар. "Ашлык интервенцияләре" тәҗрибәсе дәвам ителерме? Хөкүмәт транспорт проблемасына ничек каршы торырга җыена? ВТОга кергәндә безнең белән ниләр булыр?" дигән сорауларны бирә алды. Моңа Дмитрий Медведев: "Хәзерге вакытта игътибар күбрәк ит терлекчелегенә юнәлтелә. Әмма без үзебезнең җитештерүчеләрне ярдәмсез калдырмаячакбыз. Авыл хуҗалыгының барлык тармакларына да ярдәм булачак. Безнең продукциянең көндәшлеккә сәләт-лелеген арттырырга, дөньякүләм стандартларга туры килергә кирәк".
Безнең секретарьлар партия лидеры, башка районнардан килгән хезмәттәшләре белән аралашудан канәгать калдылар. Бу очрашудан алар башлангыч бүлекләрне үстерү идеяләре белән рухланып кайттылар.


Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X