Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Өйдә сайлау - өлкәннәр өчен уңайлы да, куркынычсыз да

Узган сайлауларда өйдән чыкмыйча гына да тавыш бирергә мөмкин иде. Моның өчен участок сайлау комиссиясе вәкилләренә бу хакта алдан хәбәр итәргә генә кирәк. Өйдә тавыш бирү – уңайлы, тиз һәм куркынычсыз.

Участок сайлау комиссиясе вәкилләренең һәр минуты исәптә. Алдан гариза калдыручыларның һәркайсына барып өлгерергә кирәк. Өйдә тавыш бирү – җитди сәбәпләр аркасында сайлау участогына бара алмаучылар өчен иң уңайлы ысул. Тавыш бирү өчен бөтен кирәк-ярак белән җиһазланган участок сайлау комиссиясе вәкилләре өйдән-өйгә бюллетень һәм тартма гына түгел, һәр сайлаучыга бирелүче шәхси саклану чаралары да алып килде. Тавыш бирү барышын күзәтүчеләр карап торды.

– Картлык үзенекен итә. Хәзер урамга чыгып йөри алмыйм. Сайлау көнне өйгә килүләре өчен бик зур рәхмәт белдерәм. Мин дә гражданлык бурычымны үти алдым. Күпме кеше күрдем. Рәхәт булып китте, – ди Әсфирә Вәлиуллина.

Өйдә тавыш бирү – участок сайлау комиссиясе вәкилләренә өстәмә эш. Әмма сайлау участогына килә алмаучыларга беркем дә каршы килми. Өйдә тавыш бирергә теләгән һәркемнең гаризасы исәпкә алынды. Коронавируска бәйле вәзгыятьтә бу тагын да аңлашыла. Өйдә тавыш бирү өчен сәламәтлек какшау, өлкән яшьтә булу, кекенә баланы калдырып чыгып китә алмау кебек җитди сәбәп булырга тиеш иде.

Реклама

– Аякларым бик нык авырта. Шуңа күрә чыгып өйри алмыйм. Участок вәкилләре үзләре килде. Өйдә тавыш бирү бик уңайлы икән, – ди Наилә Гәрәева.

Өйдә тавыш бирү өчен гаризаны сайлау көненә кадәр 10 көн алдан кабул итә башладылар. Участок вәкилләренә, сайлауга килә алмау сәбәпләрен күрсәтеп, тавыш бирү тәмамланырга 6 сәгатьтән дә соңга калмыйча хәбәр итәргә кирәк иде.

Энҗе Гарәфиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев