Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Нәркис Саттарова 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә

Алат спиртзаводы авылында яшәүче Нәркис Садрый кызы Саттарова бүген 13 февраль көнне үзенең 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Ул Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне. Юбилярны матур бәйрәме белән котларга Биектау районы башлыгы урынбасары Әнәс Шакиров һәм Алан-Бәксәр авыл җирлеге башлыгы Зөһрә Гарифуллиналар килде. Әнәс Шәүкәт улы юбилярга озын гомер,...

Алат спиртзаводы авылында яшәүче Нәркис Садрый кызы Саттарова бүген 13 февраль көнне үзенең 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.

Ул Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне. Юбилярны матур бәйрәме белән котларга Биектау районы башлыгы урынбасары Әнәс Шакиров һәм Алан-Бәксәр авыл җирлеге башлыгы Зөһрә Гарифуллиналар килде.

Әнәс Шәүкәт улы юбилярга озын гомер, сәламәтлек теләде, Россия Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын тапшырды, шулай ук район хакимияте, район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин исеменнән котлаулар һәм бүләкләр тапшырды.

Нәркис Саттарова хәзергесе көндә үзенең бердәнбер улы Салих һәм килене Лариса белән гомер итә. Нәркис Садрый кызы өч кыз өчен яраткан әби. Аның шулай ук бер оныкчыгы да үсеп килә инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев