Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Әнисе ясаган (!) уколдан 6 яшьлек бала үлгән

6 яшьлек малай авырып киткәч өйгә табиб чакыртканнар. Ул балага укол кадый торган антибиотик язып киткән. Баланың әнисе даруханәдән аны алып кайткан да балага үзе укол ясаган. Малайның тыны кысыла башлаган. Әнисе, әбисе һәм бабасы ашыгыч ярдәм чакыртканнар. Алар килгәндә малай исән булган әле. Әмма аны алып кала алмаганнар. Балада...

6 яшьлек малай авырып киткәч өйгә табиб чакыртканнар.

Ул балага укол кадый торган антибиотик язып киткән. Баланың әнисе даруханәдән аны алып кайткан да балага үзе укол ясаган. Малайның тыны кысыла башлаган. Әнисе, әбисе һәм бабасы ашыгыч ярдәм чакыртканнар. Алар килгәндә малай исән булган әле. Әмма аны алып кала алмаганнар. Балада анафилактик шок - даруга көчле аллергия реакциясе булган.

Тикшерүчеләр әйтүенә караганда, балага элек тә мондый уколны кадаганнары булган. Әмма ул вакытта аллергия булмаган. Хәзер тикшерү бара. Бу хәл Курскида булган. Хәзер әни кешегә уколны өйдә ясаган өчен дә җавап тотарга туры киләчәк.

Реклама

Бу хәлдән алдарак шул ук шәһәрдә яшь хатын дару аркасында анафилактик шок кичерүдән үлгән булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X