Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Нәфис Миңнебаев: “Тормыш – ул көрәш” (ФОТО)

Игътибарыгызга «Идел» журналының 2017 елның 1 нче санында дөнья күргән, Биектау районының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Нәфис Миңнебаев белән журналист Рузалия Тимербаеваның әңгәмәсен тәкъдим итәбез. Кыскача белешмә: Нәфис Миңнебаев 1985 елның 24 мартында Яңа Чишмә районы Чаллы Башы авылында гади җир кешеләре гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә....

Игътибарыгызга «Идел» журналының 2017 елның 1 нче санында дөнья күргән, Биектау районының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Нәфис Миңнебаев белән журналист Рузалия Тимербаеваның әңгәмәсен тәкъдим итәбез.

Кыскача белешмә:

Нәфис Миңнебаев 1985 елның 24 мартында Яңа Чишмә районы Чаллы Башы авылында гади җир кешеләре гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Әтисе - Наил, әнисе - Тәнзилә.

Нәфис Миңнебаев - билбау көрәше буенча Россиянең Халыкара класслы спорт остасы, Россиянең көрәш буенча спорт остасы, Татарстанның милли көрәш буенча спорт остасы;

Казанда узган XXVII Бөтендөнья Җәйге Универсиадасы чемпионы, милли көрәш буенча 2009, 2010, 2012, 2015 нче елларда Россия чемпионы, 2009, 2010, 2012, 2015, 2016 нчы елларда Татарстан чемпионы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына уздырылган татар-башкорт милли көрәше буенча 5 тапкыр чемпион, герой-шагыйрь Муса Җәлил призына 2013, 2015 нче елларда узган турнир җиңүчесе, ике тапкыр иң яхшы көрәшчеәщр бил алыша торган "Батырлар бәйгесе" җиңүчесе.

Көрәш - ул егетләрне чын ир итеп тәрбияли торган спорт төре. Гасырлардан-гасырларга милләтебезнең көч-куатен күрсәтеп, горурланырга мәҗбүр иткән спорт төре ул. Яхшы көрәшче булу өчен ир-егеткә сабырлык, чыдамлык, ихтыяр көче һәм үҗәтлек таләп ителә. "Уңышларның сере 99 процент тырышлыкта, 1 процент талантта, ә сәләт тырышлык аша килә", - дип халыкта юкка гына әйтмиләрдер. Әңгәмәдәшем Нәфис Миңнебаевта данлыклы көрәшче булып танылу өчен кирәк сыйфатлар яшьтән үк булган икән. Баштарак көрәшне ничек кенә этәрергә тырышса да, нәкъ менә әлеге спорт төре аннан чын ир-егет ясаганлыгын ул яшерми.

- Нәфис, көрәш белән ничек кызыксына башладыгыз? Ничек бу спорт төренә кереп киттегез?

- Көрәш белән кызыксынып, шөгыльләнә башлавым очраклы рәвештә генә. Тик хәзер артка әйләнеп карыйм да, нәкъ менә әлеге спорт төре белән шөгыльләнү миннән чын ир кеше ясаган икән бит дип уйлыйм. Кечкенәдән үк спортны үз иттем, мәктәпнең спорт тормышында актив катнаштым. Йөгерү, турникта тартылу, җиңел атлектика белән шөгыльләндем, чаңгыда да йөри идем. Мәктәп данын яклап көрәш дигәч, чираттагы бер спорт төре итеп кенә карап, ярышларга йөри башладым. Беренче тапкыр келәмгә чыгуым әле дә хәтердә. Районның данлыклы көрәшчесе Габбас абый Әхмәдиев призына ел саен көрәш буенча ярышлар үтә. Ул вакытта икенче сыйныфта укыйм, авырлыгым нибары 26 килограмм. Ярышларда иң түбән үлчәү авырлыгы 36 килограммнан башлана. Беренче әйләнештә бер керәшен егетенә туры килдем. Ул мине бөтен кеше каршында чистага алып салган иде. Ул вакытта башта әллә нинди уйлар бөтерелде. "Бөтен спорт төрен дә үз итәм, килеп тә чыга, көрәш белән никтер бер дә җиңел генә түгел, бу спорт төрен буйсындырырга кирәк", - дип уйлап куйганым истә калган. Тормыш дигәнең кызык бит ул. Тагын бер елдан соң, шул ук турнирда нәкъ шул егет белән туры килдем. Шул ук беренче әйләнештә Габбас абый каршында, калган спортчылар каршында уртага кереп бөгелеп чиста итеп көндәшемне аттым. Андагы тамашачыларның "ах" итеп, торып кул чабып алкышлаганнарын хәтерлим.

- Алайса сез бик үҗәт, куйган максатка ирешә торган кеше. Ә нәселегездә көрәшчеләр бармы?

- Үз-үземә нидер булдырганымны дәлилләргә теләвем, үҗәтлегем көрәшне ташламаска этәрде, мөгаен. Ә нәселебездә көрәшчеләр юк, Мин көрәш белән ныклап шөгыльләнгән һәм азмы-күпме уңышларга ирешкән беренче кеше.

- Беренче тренерларыгыз кемнәр иде?

- Безнең Чаллы Башы мәктәбе район күләмендә спортны нык үз итә торган мәктәп иде. Физкультура укытучылары Марс Әхмәтов һәм Ринат Миңнебаевлар спортка мәхәббәт тәрбияләде. Алар һәрбер спорт төрендә ирешкән уңышларымның башында торучылар иде. Ринат абый көрәш түгәрәген алып бара: көрәш белән дә кызыксынып китүем, беренче күнекмәләр, күпмедер күләмдә теоретик гыйлемнәрне нәкъ менә ул бирде миңа. Ринат абый үзе яшь вакытында авыр атлетика белән шөгыльләнгән, безгә дә авыр -авыр штангалар күтәртә иде. Мин үзем җиңел булганга күрәсең, андый күнекмәләрне өнәп бетерми, эшлисем килми. Тик Ринат абый эшләттерә һәм һәрбер күнекмәнең кирәклеген аңлата белә иде. Аннан минем әти дә спортны үз итә. Без аның белән көнгә бер сәгать икәүләп спорт белән шөгыльләнә идек. Ул, гадәттә кичләрен була. Турникта тартылу, аджимание ясау, гомуми күнекмәләр үткәрәбез. Әлеге "спорт сәгатеннән" берничек тә качып та, онытып та калып булмый иде.

- Мәктәпне укып бетергәч, спорт белән шөгыльләнергә теләп, физкультура бүлегенә кергәнсездер инде...

- Юк. (көлә). Татар дәүләт гуманитар-педагогия университетының физика-математика бүлегенә укырга кердем. Укырга керергә ниятләгәндә, спортны бераз гына читкә куеп торып, "җитдиерәк фәннәр" белән шөгыльләнергә уйлаган идем. Тик анда кергәч тә спорт үзенекен итте. Бөтен ярышларда да катнаша килдем, көрәшкә ныклап тотындым. Шөгыльләнер өчен тренер, спортзал кирәк. Кая барыргабелми йөргәндә "Казанхимстрой" спорткомплексына килеп эләктем. Ул вакытта анда Николай Крылов һәм Гайнетдин Мөхәммәдиевлар тренер булып эшлиләр иде. Анда бераз шөгыльләндем. Тик призлы урыннарга керә алмый башладым, я дүртенче, я бишенче булам. Нидер җитми кебек тоелды. Төшенкелеккә бирелдем, ул вакытта әни миңа бик зур терәк булды. Аннан Илдар Хәлиуллинга энергетика университетына йөри башладым. Ул вакытның данлыклы көрәшчеләре белән бер келәмдә көрәшә идем. Мин көрәшә торган 60 килограмм авырлык физик әзерлектән бигрәк тактика һәм кискенлеккә басым ясау кулайрак. Илдар абый минем белән нәкъ шул юнәлештә шөгыльләнә иде.

- Беренче зур җиңүегез кайда булды?

- ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына уздырылган көрәштә булды. Ул вакытта Яңа Чишмә районы өчен көрәштем. Беркем дә минем җиңәчәгемә, бер-ике әйләнештән алгарак китәчәгемә дә ышанмады. Әйләнешләрне дә уздым, финалга да барып җиттем. Ул вакытта финалда Әлмәт егете, берничә тапкыр Татарстан һәм Россия чемпионы булып танылган, спорт мастеры Рүзил Ганиев белән очраштык. Мин көндәшемнән өстен булып чыктым. Шул ярышлардан соң җиңүләр бер-бер артлы килә башлады. Татарстан, Россия беренчелеге, төрле көрәшчеләр призларына уздырылган ярышлар... берсе дә калмады.

Реклама

- Биектау районына ничек килеп эләктегез?

- Биектау районы башлыгы булып Рөстәм Кәлимуллин килгәч, районда татарча милли көрәшкә зур игътибар бирелә башлады. Без көрәш белән яшәгән, сулаган кешеләр бу хакта, әлбәттә, ишетә һәм белә идек. Ул вакытта мин командасыз да идем, тренерым белән сөйләшкәч Биектауга килеп көрәшә һәм балалар һәм олылар белән тренер булып эшли башладым.

- Казанда узган Универсиадада Чемпион исеменә дә лаек булдыгыз бит әле...

- Көрәш әле Универсиада программасына кертелгәнче үк мин бу хакта хыялланган идем. Ләкин Универсиадага эләгү минем өчен авыр булды. Анда эләгү өчен узган ярышларда мин җиңелдем. Мин җиңеп, команда составына керергә тиешле спортчының тыелган препаратлар, ягъни допинг куллануы билгеле булды. Аннан соң, аны төшереп калдырып безне кабат көрәштерделәр. Анысында команда составына керә алдым.

- Биектау районының көрәш буенча командасында сез әле тренер да...

- Әйе, көрәш буенча нинди генә ярышлар булса да үзебезнең Биектау көрәшчеләре өчен борчылып, җан атып торам. Чөнки һәрберсен теге яисә бу ярышка әзерләгәндә шактый гына үземнән дә көч куям. Команда вәкилләре - минем теләктәшләрем, дусларым. Көрәштән кала, районда башка спорт төрләренә дә зур игътибар бирелә. Алар да һәрвакыт күз уңында.

- Биектау районының барлык спорт тормышы сезнең белән бәйле булып чыга

- Шулайрак. Биектау районының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе буларак, барлык спорт төрләре белән кызыксынам, барсы өчен дә җан атам. Район җитәкчелеге, шул исәптән район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин тарафынаннан да спортка зур игътибар бирелә. Көрәш буенча да, хоккей буенча, футбол буенча да, башка төр спорт төрләреннән дә менә дигән командаларыбыз бар, шәхси беренчелекләрдә чыгыш ясаучы егет-кызларыбыз менә дигән. Республика күләмендә генә түгел, Россия күләмендә Биектау районы данын шаулатабыз.

- Сезнең уңышларыгызда кем сәбәпче?

- Иң беренче минем әти-әниләрем. Төрле вакытлар булды. Кечкенә вакытта әти бик тырышты, китаплар белән генә түгел, көндәлек спорт белән шөгыльләндерде. Авыр чакларда, берни дә килеп чыкмас кебек тоелганда әни зур терәк булды. Хәзер үз гаиләм бар. Гаилә җылысы, хөрмәт тә яшәргә, эшләргә күп көч бирә. Хатыным Гөлнара гел миңа ярдәмче. Улым Рамазанга 5 яшь, кызым Әмирәгә 2. Балаларым икесе дә бик шук, бик кызыксынучан.

- Көрәшеп туймадыгызмы әле?

- Хәзерге вакытта көрәш минем өчен зур әһәмияткә ия спорт төре. Кайсы гына спорт төрен алсак та, иртәме-соңмы аннан китәргә туры килә. Кешенең сәламәтлеге мәңгелек түгел. Әлегә барысы да яхшы. Киләчәктә күз күрер.

- Көрәш белән шөгыльләнүче яшьләргә ни дияр идегез?

- Спорт белән шөгыльләнү кирәк. "Тормыш ул - көрәш", - дип әйтергә яратам мин. Келәмгә чыккач син көндәшең белән берүзең. Беркемгә салына алмыйсың. Үзеңне физик яктан да һәм психологик яктан да чыныктырасың. Теләсә нинди спорт төре белән шөгыльләнү файдага. Бигрәк тә егет кеше өчен.

Нәфис Миңнебаевның кызыксынулары, эше, хыяллары - барсы да спорт белән бәйле. Биектау районында спорт тормышы турыдын-туры аның белән бәйле. Танылган яшь спортчы яхшы җитәкче, кайгыртучан тренер да... Уңышлар телибез аңа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев