Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

НАМУС БЕЛӘН ХЕЗМӘТ ИТТЕЛӘР

Россия Федерациясе Конституциясе көнендә Чыпчык мәдәният йортында күптән түгел генә Россия армиясендә хезмәт итеп, өйләренә кайткан егетләр белән очрашу булды. Евгений Соколов, Сергей һәм Игорь Николаевлар әти-әниләре белән бергәләп мәктәп укучылары, Ватан алдындагы изге бурычларын үтәячәк яшь егетләр белән очрашуга чакырылдылар. "Түгәрәк өстәл" артында сөйләшү бик җанлы булды. Үсмерләр һәм...

Россия Федерациясе Конституциясе көнендә Чыпчык мәдәният йортында күптән түгел генә Россия армиясендә хезмәт итеп, өйләренә кайткан егетләр белән очрашу булды.
Евгений Соколов, Сергей һәм Игорь Николаевлар әти-әниләре белән бергәләп мәктәп укучылары, Ватан алдындагы изге бурычларын үтәячәк яшь егетләр белән очрашуга чакырылдылар. "Түгәрәк өстәл" артында сөйләшү бик җанлы булды. Үсмерләр һәм булачак армиягә чакырылучылар хәрби хезмәт, яңа гына армиягә алынучыларга карата мөнәсәбәт белән кызыксындылар. Евгений Соколов, Сергей һәм Игорь Николаевлар авылдашларына армия тормышының иң кызыклы мизгелләре турында сөйләделәр.
Евгений Соколов Мурманскида Хәрби-Диңгез флотында хезмәт иткән, ә Сергей һәм Игорь Николаевлар - Краснодар краенда. Хезмәт вакытында егетләр яхшы физик әзерлек өчен берничә тапкыр грамоталар һәм значоклар алганнар. Аларның сүзенә караганда, мәктәп елларында спорт белән мавыгу аларга армиядә бик тә ярап куйган. Евгений, Сергей һәм Игорьның алдагы планнарында - укуны тәмамлау һәм эшкә урнашу. Очрашу яшьләр дискотекасы һәм фейерверк белән тәмамланды.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев