Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

МӘНФӘГАТЬЛӘР КАРШЫЛЫГЫН НИЧЕК ЖАЙГА САЛЫРГА

Биектау муниципаль районында муниципаль хезмәткәрләрнең вазифаи тәртибенә карата куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссиясе эшчәнлеге турында Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе, педагогика фәннәре кандидаты Г.И.ИЛДАРХАНОВА-БАЛЧИКЛЫ сөйли. Билгеле булганча, коррупция республика күләмендә дә, аерым районда да икътисади үсеш өчен иң җитди...

Биектау муниципаль районында муниципаль хезмәткәрләрнең вазифаи тәртибенә карата куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссиясе эшчәнлеге турында Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе, педагогика фәннәре кандидаты Г.И.ИЛДАРХАНОВА-БАЛЧИКЛЫ сөйли.
Билгеле булганча, коррупция республика күләмендә дә, аерым районда да икътисади үсеш өчен иң җитди каршылыкларның берсе булып тора. Коррупциягә каршылык күрсәтү ачык (публичный) сәясәтнең үзенчәлекле төре - коррупциягә каршы сәясәт, ул эзлекле чаралар комплексыннан тора һәм аларны тормышка ашыруга власть, бизнес һәм гражданлык җәмгыяте җәлеп ителә.
Соңгы елларда республика, ведомство һәм муниципаль дәрәҗәдә коррупциягә каршылык күрсәтү чаралары активлашып китте. Җирле үзидарә органнары гражданлык җәмгыяте институтлары, оешмалар һәм физик затлар белән берлектә үз вәкаләтләре чигендә коррупциягә юл куймау, шул исәптән коррупцияне ачыклау һәм аңа китерүче сәбәпләрне юкка чыгару чараларын тормышка ашыруда катнашалар.
Коррупциягә каршылык күрсәтүдә коррупцияне булдырмый калу чараларына, шул исәптән коррупциягә китерүче сәбәпләр һәм шартларны ачыклау һәм бетерүгә, ягъни профилактика эшенә зур әһәмият бирелә. Мондый чараларга түбәндәгеләр керә: муниципаль хезмәткәрләр үзләренең, гаилә әгъзаларының (ире, хатыны, балигъ булмаган балалары) керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәткә кагылышлы йөкләмәләре турындагы мәгълүматларны тапшырырга; муниципаль хезмәткәрләр һәм аларның гаилә әгъзаларының керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәткә кагылышлы йөкләмәләре турындагы мәгълүматлар муниципаль органнарның рәсми сайтларына урнаштырылырга һәм бу мәгълүматлар бастырып чыгару өчен массакүләм-мәгълүмат чараларына бирелергә; дәүләт гражданлык хезмәткәренең вазифаи тәртибенә карата таләпләр куелырга һәм алар үтәлергә; муниципаль хезмәт вазифасын вакытлыча башкарып торган гражданинга ул хезмәт килешүе төзе-гәндә чикләүләр билгеләнергә; муниципаль хезмәткәрләрнең вазифаи тәртибенә карата куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтларын җайга салу комиссияләре һәм коррупциягә каршылык күрсәтү комиссиясе эшчәнлеге оештырылырга тиеш.
Биектау муниципаль район Советының 02.12. 2010 ел, № 21 "Биектау муниципаль районында муниципаль хезмәткәрләрнең вазифаи тәртибенә карата куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын көйләү комиссияләре турындагы положениене раслау турында"гы Карары нигезендә положение, комиссиянең составы, эш регламенты расланды. Комиссия утырышлары район башлыгы, район башкарма комитеты аппаратының структур бүлекләре, Татарстан Республикасының Биектау муниципаль районындагы территориаль органнары, җирле үзидарә органнары вәкилләре, шулай ук җәмәгатьчелек, иҗтимагый берләшмәләр, массакүләм-мәгълүмат чаралары, коммерция яки коммерциягә карамаган оешмалар вәкилләре катнашында уздырыла. Комиссияләрнең хокук саклау һәм күзәтү органнары белән бергә эшләве коррупциягә кагылышлы хокук тәртибе бозуларны ачыклау һәм булдырмый калу буенча уңай нәтиҗәләр бирә. Комиссияләр утырышларында муниципаль хезмәткәрләр өчен закон актларында билгеләнгән чикләүләр, тыюлар һәм бурычларны бозу фактлары буенча күзәтү тикшерүләре материаллары карала.
2012 елда муниципаль хезмәткәрләрнең вазифаи тәртибенә карата куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссиясе утырышларының берсендә Биектау районы прокуратурасының коррупциягә каршылык күрсәтү турындагы федераль законны бозуларны бетерү турындагы тәкъдиме (представление) каралды. Анда прокуратура уздырган тикшерү барышында Ш.ның, муниципаль хезмәткәр була торып, "Коррупциягә каршы көрәшү турында"гы Федераль законның 12.1 статьясы положениеләрен һәм "Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында"гы Федераль законның 14 нче статьясы положениеләрен бозып, 2007 елның декабреннән һәм 2008 елның августыннан ике юридик затның оештыручысы (учредителе) икәнлеге ачыклана. "Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында"гы Федераль законның 14 нче статьясы 1 өлеше 3 нче пункты нигезендә муниципаль хезмәттә булуы сәбәпле, муниципаль хезмәткәргә эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнү тыела. Шулай ук "Коррупциягә каршы көрәшү турында"гы Федераль законның 12.1 статьясы 3 өлеше 2 пункты нигезендә муниципаль хезмәтләрне вакытлыча башкарып торучы (замещающие) һәм үз вәкаләтләрен даими башкаручы кешеләрнең шәхсән үзләренең яки ышанычлы кешеләре аша, оештыру-хокукый формалары нинди булуга карамастан, хуҗалык итүче субъектларга идарә итү хокуклары юк.
Әлеге законның 11 статьясының 6 өлеше буенча дәүләт яки муниципаль хезмәткәр кыйммәтле кәгазьләргә, акцияләргә (катнашу өлешләренә, оешмаларның устав (туплау) капиталларына) ия булган очракта, ул мәнфәгатьләр конфликтын булдырмый калу максатында үзенә караган кыйммәтле кәгазьләрне (катнашу өлешләрен, оешмаларның устав (туплау ) капиталларын) Россия Федерациясе законы нигезендә ышаныч идарәсенә тапшырырга тиеш.
"Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр турында"гы Федераль законның 4 нче бүлеге нигезендә җәмгыятьтә катнашучылар җыелышы җәмгыять белән идарә итүнең югары органы булып тора. Югарыда күрсәтелгән җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә катнашучылар турында мәгълүматны Ш. муниципаль хезмәткәрнең ел саен бирелә торган керемнәр, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында белешмәләрендә күрсәтмәгән. Мәсьәләне караганда, үзенә кагылышлы сорау каралган муниципаль хезмәткәр, кадрлар мәсьәләләре буенча хезмәт күрсәтүче белгеч һәм прокуратура вәкиле тыңланды. Биектау районы прокуроры урынбасары күрсәткәнчә, «Л.ның гаризасы буенча шикаятьне караганда район башкарма комитетының икътисад бүлеге эшчәнлеге тикшерелде. Ачыкланганча, җаваплылыгы чикле җәмгыятьләр преференцияләр алмаган. Икътисад бүлегенең әлеге фирмаларга карата эшендә коррупцион фактор ачыкланмады. Керемнәр, милек һәм милек характерындагы үзенә, хатынына (иренә) һәм балигъ булмаган балага кагылышлы йөкләмәләргә килгәндә, мәгълүматлар дөрес күрсәтелмәгән һәм монда коррупцион хокук бозулар өчен җирлек туа. Төгәллек кертелгән декларациядә дә мәгълүматлар чагылдырылмаган. Дисциплинар җаваплылыкка тарту кирәк дип саныйм, чөнки Ш.ның күр-сәтелгән фирмаларына карата төгәл мәгълүматлар килмәде». (Биектау районының муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт буенча үз-үзләрен тотышына таләпләр һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия утырышының 2012 елның 28 авгутында кабул иткән 3 нче беркетмәсе). Комиссия тарафыннан карар кабул ителде, аның буенча 2010 елның 25 февралендә чыккан 343 нче Татарстан Республикасы Биектау муниципаль район Советы Карары белән расланган Положение нигезендә муниципаль хезмәт вазифасына дәгъва итүче гражданнар һәм Биектау муниципаль районындагы муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан керемнәр, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында мәгълүматлар дөреслеккә туры килми һәм (яки) тулы түгел, шуның аркасында башкарма комитет җитәкчесенә муниципаль хезмәткәрне дисциплинар җаваплылыкка тартырга киңәш ителә. Шулай итеп, муниципаль хезмәткәргә кисәтү белдерелде.
Утырыш йомгаклары буенча Советның, башкарма комитетның, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасының, финанс-бюджет палатасының муниципаль хезмәткәрләрен гамәлдәге законның норматив актлары белән билгеләнгән тыюлар, чикләүләр белән таныштыру өчен уку уздырылды. Муниципаль хезмәт, коррупциягә каршы кө-рәш буенча закон таләпләрен үтәп, муниципаль хезмәткәрләр, шулай ук муниципаль вазифаларны биләүче затлар тарафыннан керемнәр, милек һәм хезмәткәрләрнең үзләренең, хатыннарының (ирләренең) һәм балигъ булмаган балаларының милек характерындагы йөкләмәләр турында мәгълүматларның төгәллеген һәм тулылыгын тикшерүне уздыру эшен көчәйтү зарур, бу муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан керемнәр, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында тулы һәм төгәл мәгълүматлар бирелүгә ирешергә мөмкинлек бирә, аның нәтиҗәсендә үзеңнең хезмәт вазифаңны закон таләпләрен бозмый гына үтәргә һәм районның муниципаль хезмәткәрләренең коррупциягә каршы билгеләнгән стандартны үтәвенә ирешергә мөмкин.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X