Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Мәктәптә янгын эвакуациясе буенча өйрәнүләр узды

Яңа уку елына аяк бастык. Куркынычсызлык иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булганлыктан, ул даими игътибар таләп итә. Биектау районының янгын-коткару гарнизоны белем бирү учреждениеләре коллективлары һәм укучылар гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда үзләрен ничек тотарга кирәклеген алдан ук белеп торсыннар өчен балалар күп булган урыннарда янгын-тактик өйрәнүләр уздыра.

Әлеге чараны уздыру өчен Биектауның 4 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе очраклы рәвештә генә сайланмаган. Ул - районның иң зур мәктәпләреннән берсе, шунлыктан әлеге уку йорты игътибар үзәгендә булырга тиеш. Өйрәнүләр планында күздә тотылганча, янгын кухняда, ашханәдә “чыкты”. Өйрәнүләр чынбарлыкка мөмкин кадәр күбрәк туры килсен өчен театрларда кулланыла торган төтен җибәрделәр. Төтен тарала башлау белән үк автомат рәвештә запас ишекләр ачылды һәм тавыш сигналлары хәбәр бирергә кереште. Эвакуация башланды. Норматив буенча өч минутка сыйдылар. Шунда ук барлык хезмәтләр дә килеп җитте.

- Уку йортындагы барлык кеше эвакуацияләнде. Беренче катта ашханәдә зыян күргән өч кеше һәм 3 нче катта 306 нчы кабинетта бер бала калды. Өйрәнүләр барышында барлыгы 640 бала эвакуацияләнде, - дип сөйләде Биектауның 4 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе директоры Рамил Гаязов.

Өч ашханә хезмәткәренә чыкканда медицина ярдәме күрсәтелде. Әмма өйрәнүләр сценарие буенча өченче катта класста бер бала калган иде. Коткаручылар әйтүенчә, мондый хәлләр тормышта күзәтелеп тора, курыккан бала, башкалар белән бергә бинадан чыгасы урында, кая да булса качып кала икән. Аны эзләп таптылар һәм тәрәзәдан алдылар. Статист сыйфатында тормыш иминлеге нигезләре классындагы манекеннан файдаландылар.

Өйрәнүләр тәмам. Укучылар яңадан классларына таралыштылар, ә беренче сыйныф балалары белән тәрбияви әңгәмә уздырылды.

Өйрәнүләр нәкъ тормыштагыча итеп үткәрелде. Янгын-коткару гарнизоны үзенең эшен коткару җайланмалары ярдәмендә башкарды, барлыгы 4 кеше эвакуацияләнде.

- Янгын сигналлары да, тавыш белән хәбәр итү дә шундук хәрәкәткә килделәр. Әлеге мәктәптә иң заманча янгын автоматикасы куелган. Барлык хезмәтләр дә үзара аңлашып, килешеп эш иттеләр. Үз вакытында килеп җиттеләр, аларга мәгълүм бурычлар йөкләнде, тиешле чараларның үтәлүен тәэмин иттеләр. - диде 113 нче янгынкоткару часте җитәкчесе Азат Кәлимуллин.

- Без күнегүләрнең графигын төзедек һәм, мондый чараларга директорлар әзерләнеп торсыннар өчен, мәгариф бүлегенә җибәрдек. Бу алдан башкарылырга тиешле барлык чараларны алар өйрәнүләргә кадәр эшләп куйсыннар өчен кирәк булды. Ә без, күнегүләрдә катнашучылар буларак, аларның яңа уку елына ничек әзерләнгән булуларын карарга тиеш идек, - дип аңлатты өйрәнүләрне уздыру барышын Биектау районында күзәтү эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге җитәкчесе Алексей Разгулов.

Шушындый күнегүләр һәм инструктажлар 1-10 сентябрь көннәрендә Биектау районының барлык мәктәпләрендә дә узачак.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев