Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Минакдас Шәрәпов иң яхшы район-шәһәр прокуроры булып танылды

Биектау районы прокуроры Минакдас Шәрәпов хезмәт эшчәнлеген яхшы алып барганы һәм югары нәтиҗәләргә ирешкәне өчен ТР прокуроры Илдус Нәфыйков боерыгы белән Татарстан Республикасының иң яхшы район һәм шәһәр прокуроры булып танылган. Минакдас Әхтәм улы Шәрәпов өлкән юстиция киңәшчесе, прокуратурада озак еллар эшләү тәҗрибәсе бар (барлыгы 40 ел). Хезмәт эшчәнлеген яхшы...

Биектау районы прокуроры Минакдас Шәрәпов хезмәт эшчәнлеген яхшы алып барганы һәм югары нәтиҗәләргә ирешкәне өчен ТР прокуроры Илдус Нәфыйков боерыгы белән Татарстан Республикасының иң яхшы район һәм шәһәр прокуроры булып танылган.

Минакдас Әхтәм улы Шәрәпов өлкән юстиция киңәшчесе, прокуратурада озак еллар эшләү тәҗрибәсе бар (барлыгы 40 ел). Хезмәт эшчәнлеген яхшы башкару, профессионализмв өчен ул берниячә тапкыр ТРның генераль прокуроры һәм прокуроры тарафынанан бүләкләнде. Россия генераль прокуроры кулыннан Татарстан тарихында икенче кеше булып махсус исемле корал белән бүләкләнде.

Татарстанның дәүләт һәм социаль үсешендә югары уңышларга ирешкәне өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан ул ТРның икенче дәрәҗә дәүләт бүләге "Яхшы хезмәте өчен" медале белән бүләкләнде.

Шулай ук нәтиҗәле хезмәтләре өчен ТР прокуроры боерыгы нигезендә, район прокурорының өлкән ярдәмчесе Раил Шәймардановка һәм район прокуроры ярдәмчесе Руслан Гусамовка Рәхмәт белдерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев