Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Миллион сумлык грант оттылар

Дөбъяздагы "Гөлчәчәк" балалар бакчасы "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" дигән исемгә республика конкурсында җиңүче дип танылды һәм 1 миллион сумлык грант отты. "Билингваль" - ике телле дигән сүз һәркемгә дә таныш түгелдер. Конкурска мондый исем биреп, аны оештыручылар, мөгаен, кешеләрнең игътибарын чит телдәге сүзнең мәгънәсен актив эзләүгә җәлеп итәргә булганнардыр....

Дөбъяздагы "Гөлчәчәк" балалар бакчасы "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" дигән исемгә республика конкурсында җиңүче дип танылды һәм 1 миллион сумлык грант отты.

"Билингваль" - ике телле дигән сүз һәркемгә дә таныш түгелдер. Конкурска мондый исем биреп, аны оештыручылар, мөгаен, кешеләрнең игътибарын чит телдәге сүзнең мәгънәсен актив эзләүгә җәлеп итәргә булганнардыр. Ә бит балаларны ике дәүләт теле - рус һәм татар телләренә бердәй яхшы өйрәтә торган балалар бакчасы яки кыска гына итеп "Ике телле балалар бакчасы" дип тә әйтә алырлар иде.

Әле күптән түгел генә Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында җиңү-челәрне хөрмәтләү тантанасында республиканың мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Дөбъяз балалар бакчасы мөдире Шамилә Фәттаховага җиңүче Дипломы һәм 1 миллион сум күләмендә грант Сертификаты тапшырды.

- Республиканың эксперт комиссиясе йомгак ясады һәм җиңүчеләрне билгеләде, - дип сөйли Шамилә Фәттахова. - Әлеге комиссия белгечләре безнең балалар бакчасына килделәр, бөтен коллективның эшен игътибар белән өйрәнделәр, шөгыльләрдә булдылар, педагоглар һәм балалар белән сөйләштеләр. Балаларның белем дәрә-җәсен тикшереп, рус һәм татар телләрендә аралаштылар. Аллага шөкер, балалар таныш булмаган кешеләр алдында каушап калмадылар, үзләрен тыныч һәм иркен тоттылар. Мондый зур бүләкне алуы, әлбәттә, күңелле. Безнең җиңүебез - бөтен коллективның бердәм, тату эшләве нәтиҗәсе.

Эксперт комиссиясе элекке заманнарда авылдагы тормыш-көнкүрешне сурәтләгән музейга да, юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган, махсус җиһазланган кабинетка да, территорияне төзекләндерүгә һәм матурлауга да игътибар иткән.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республикада 20 мәктәпкәчә учреждение грант алган, алар арасында Дөбъяз балалар бакчасы лаеклы урында тора. Бу коллективта 12 педагог, 6 кече тәрбияче, логопед, музыкаль хезмәткәр һәм, әлбәттә, хезмәт күрсә-түче персонал эшли. Алты группада 110 бала тәрбияләнә. Узган елның октябрендә икенче бинага капиталь ремонт ясап, реконструкцияләгәннән соң зур авылда балалар бакчасына урыннар мәсьәләсе хәл ителә.

Балаларны рус һәм татар телләренә өйрәтү өчен бик күп аудио-видео һәм башка күрсәтмә материаллар булган яңа укыту-методик комплекслар, 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балалар белән эшләү өчен методик рекомендацияләр кулланыла. Һәр бала өчен шәхси эш дәфтәрләре бар.

Балалар учреждениесе җитәкчесе сүзләренә караганда, барлык тәрбиячеләр дә үз вазифаларын намус белән үтиләр, күп гамәли дәресләр уздыралар, соңгы нәтиҗәгә эшлиләр. Икенче бина файдалануга тапшырылгач, коллективка филолог-укытучылар килә һәм бу да рус, татар телләрен өйрәнүгә уңай йогынты ясый.

- Эшләп алган миллионыгызны нәрсәгә тотарга уйлыйсыз? - дип сорадым мөдирдән.

- "Бәләкәч" республика программасы кысаларында узган ел безнең балалар бакчасында капиталь ремонт һәм реконструкция уздырылды. Мондый зур эш район башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның актив ярдәме белән башкарылды. Авыл җирлегенең дә даими ярдәмен тоеп эшлибез, - ди Шамилә Тәүфыйк кызы. - Ә миллионны исә беренче чиратта укыту-тәрбия базасын ныгытуга һәм кабинетларны җиһазлауга, яхшы мебель, кухня җиһазлары алуга сарыф итәргә җыенабыз.

Бу балалар бакчасы коллективына бирелгән беренче генә бүләк түгел. 2011 нче елда "Гөлчәчәк" "Гөлләргә күмелгән балалар бакчасы" номинациясендә республикада өченче урынны алды, узган ел "Иң яхшы балалар бакчасы" исеменә лаек була, "Яшел ут" конкурсында җиңү яулый.

Дөбъяздагы балалар бакчасы ирешелгәндә туктап калырга җыенмый. "Камиллекнең чиге юк", - тәрбиячеләр һәм җитәкченең девизы шундый. Алар балалар белән эшләүдә яңадан-яңа, тагын да нәтиҗәлерәк һәм кызыклырак алымнар эзлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев