Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Машина тәрәзәләренә тонировка ясатучыларга җәза катгый

Җиңел автомобильләр җитештерә торган компанияләрнең күбесе машина тәрәзәләрен яктылык үткәрүгә комачаулый торган пленкаларны ГОСТ буенча рөхсәт ителгән кагыйдәләргә нигезләнеп чыгаралар. Әмма күп кенә шоферлар ГОСТ таләпләрен үз теләкләре буенча үзгәртә һәм машина тәрәзәләренә кара пленкалар ябыштырып куя. Кондиционерсыз машиналарда тәрәзәгә ябыштырылган пленка азмы-күпме салонның артык кызуына комачаулык итә. Җәйге эссе көннәрдә пленка ябыштыру аеруча актуаль. Әмма закон таләпләре - кышмы, җәйме - һәр фасыл өчен бертөрле. Тәрәзәләренә кара пленка ябыштырган машина шоферлары закон кагыйдәләрен бозучылар исәбенә керә.

Күптән түгел узган рейд вакытында Биектау районы дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре «Лада» автомобилен йөртүчене туктаталар. Шофер моннан 3 көн элек кенә, 3 мең сум акча түләп, алгы һәм арткы тәрәзәләренә кара пленка ябыштырган була. Автоинспекция хезмәткәрләре аның тәрәзәсеннән пленканы алырга боерды. 3 мең сум акча да “җилгә очты”, өстәвенә, кагыйдә бозган өчен дәүләт казнасына 500 сум күләмендә штраф та каралган. Штрафны беренче 10 көн эчендә түләргә өлгерсәң, аның 50%ын гына түлисең.

“Россия Федерациясе административ хокук бозулар Кодексының 12.5 маддәсе 3 бүлегендә әйтелгәнчә, тәрәзәләренә яктылык үткәрми торган, техник регламентка туры килми торган пленкалар ябыштырылган транспорт чарасы белән идарә итүчеләр 500 сумга кадәр административ штрафка тартыла”, - дип билгеләп үтте Биектау районы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең пропаганда буенча инспекторы Раил Гаязов.

Тәрәзәнең яктылык үткәрү үзлеген «Тоник» дигән махсус җайланма белән өч җирдән үлчиләр. Һәр урында яктылык үткәрү дәрәҗәсе 70% тан ким булырга тиеш түгел. Димәк, пленканың караңгылык дәрәҗәсе 30% тан артык булмаска тиеш.

Полиция хезмәткәрләренә берничә тапкыр тап булган очракта яктылык үткәрүгә комачаулый торган пленканы салдырмаган өчен кагыйдә бозучыларга 2 мең сумнан 4 мең сумга кадәр штраф каралган яисә аларны 15 тәүлеккә иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Полиция хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, быел тәрәзәләренә яктылык үткәрүгә комачаулый торган пленка ябыштыручылар саны күпкә артыграк. Кагыйдә бозган «Лада» автомобиле шоферы рейд барышында туктатылган җиденче кеше булып тора. Тәрәзәләренә кап-кара пленка ябыштыручылар юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тупас бозучылар булып исәпләнә. Чөнки тәүлекнең караңгы вакытында мондый тәрәзәләр аша берни күренми. Юлларда имин йөрергә теләүчеләр беркайчан да кагыйдә бозуга бармый.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев