Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Кыр батырларына лаеклы бүләкләр

Урып-җыю кампаниясендә катнашучы кыр батырларын котлау Биектау районында матур гадәткә әйләнде.

Урып-җыю конвейерының барлык участокларында да югары хезмәт җитештерүчәнлеге күп очракта хезмәткәрләрне кызыксындыру ысулларын уңышлы куллануга бәйле. Күркәм гадәт быел да дәвам итә. 4 августта район Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин урыпҗыю алдынгыларына лаеклы бүләкләр тапшырды. Сезонның беренче батырлары исемлегендә «Бөреле» хуҗалыгы һәм Хәмдиев КФХ игенчеләре дә бар. Район Башлыгы билгеләп үткәнчә, алдынгылар арасында яшь комбайнчыларның күп булуы сөенечле хәл. “Бу - бик күркәм күренеш. Тырышып, күңел биреп эшләгәндә генә яхшы нәтиҗәләргә иерешеп була”, - диде Рөстәм Галиуллович. Елдагыча, урыпҗыю алдынгылары акчалата сертификатлар һәм “Кыр батыры” дигән флагчыклар белән бүләкләнде. Бүләкләнүчеләр арасында «Бөреле» хуҗалыгыннан Айдар Шәңгәрәев, Илсаф Мөхәммәтҗанов, Рәмис Шәңгәрәев, Сәйдәш Зарипов һәм Зөлфәт Зарипов, Хәмдиев крестьян-фермерлык хуҗалыгыннан Хавил Гарипов, Фәнис Вәлиевлар бар иде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев