Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Куелган таләпләрне үтәмәү күңелсез тәмамлана

Биектау районындагы сулыкларның берсендә яшь ир-ат мәете табып алынды. 19 июльдә кич белән Бердәм диспетчерлык хезмәтенә бу хәлнең шаһитыннан Бөреле җәнлек совхозы бистәсендәге күлдән яшь ир-ат мәете табылуы турындагы хәбәр килеп ирешә. Аны судан алып чыгалар. Суга батучы эпилепсия өянәгеннән интеккән 26 яшьлек егет була.

- Гәүдә суднолар туктау өчен ясалган корылмадан дүрт метр ярым ераклыкта иде. Егет шунда сикергән һәм үлемен дә шунда тапкан, - диде Владимир Григорян.

Бу хәлнең шаһиты егетнең мәетен ничек судан алып чыгуы турында тәфсилләп сөйләде. Балалары белән паркта йөргәндә ул кычкырган тавышлар ишеткән һәм бара-барышлый ук өстендәге футболкасын салып, ярдәмгә ашыккан. Ир-атны коткара алырмын, дип өметләнгән.

- Күлдә аның гәүдәсен әллә ничә тапкыр чумганнан соң гына таптык. Эләктереп алдык та, судан алып чыктык. Шунда ук беренче ярдәм күрсәтергә керештек. Мин аны тезләргә куеп, аңга китерергә маташтым. Әмма, ни кызганыч, соң иде инде. Берни дә ярдәм итмәде. Ул мин судан алып чыкканда ук үле иде инде, - дип сөйләде ул вакыйга турында Владимир Григорян.

Владимир үзенең бу вакытта пирста булмавына бик үкенә, күлгә кадәр килеп җитеп, суга сикергәнче күпме вакыт үткән бит. Башка шартларда егетне бәлки коткарып та булыр иде. Әмма табиблар тын кысылу - асфикция диагнозы куйганнар. 26 яшьлек егет гомумән алганда су астында 15 минутлап булган. Аның батуын башта ук сизмәгәннәр. Ул чакта янәшәдә генә тагын җиде кеше суда булган. Күрүчеләр балаларның кычкырган тавышлары ишетелү турында сөйлиләр. Яшь ир-ат, аларның аякларыннан тоткалап, балалар белән уйнаган кебек тоела. Ә чынлыкта исә бу вакытта алар үзләре ялгыш кына суга баткан гәүдәгә тиеп-тиеп киткәннәрдер.

Бу агымдагы ел башыннан Бөреле җәнлек совхозы бистәсендәге күлдә яшь кешеләр батуның икенче очрагы. 20 нче май көнне күлнең икенче ягында 32 яшьлек ир-ат суга батты. Ул чакта да аның гәүдәсен Владимир Григорян табып алган. Ул суга батучының аяк киеменә игътибар иткән - исерек кеше абынгандагы шикелле бер ботинкасы су өслегендә йөзгән, икенчесе җирдә яткан.

Исегезгә төшерәбез: Бөреле җәнлек совхозындагы күлдә, ул халык арасында бик популяр булса да, коенырга рөхсәт ителми. Әмма биредә өлкәннәр дә, балалар да су коена. Күл сөзәклегеннән курыкмыйча балык тотарга менәләр. Күл территориясендә коткару будкасы юк. Янәшәдә һәрвакытта да Владимир Григорян кебек кыю коткаручы булып тормас.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев