Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Көрәшчедә җиңүчеләр, батырлар рухы яши

Актанышта Татарстан Республикасының беренче президенты Минтимер Шәймиев Кубогына милли көрәш буенча ярышлар узды. Биектау районы көрәшчеләр командасының өлкән тренеры Ленар Зиннәтуллин җитәкчелегендә шөгыльләнүче Курвонали Норкулов үз үлчәү берәмлегендә көмеш медаль яулады. Чемпионнарны кемнәр әзерли? Әлеге язмабыз шул хакта. Ленар Зиннәтуллин үзе дә көрәшче, ә бүгенге көндә Биектау районында спортның милли...

Актанышта Татарстан Республикасының беренче президенты Минтимер Шәймиев Кубогына милли көрәш буенча ярышлар узды. Биектау районы көрәшчеләр командасының өлкән тренеры Ленар Зиннәтуллин җитәкчелегендә шөгыльләнүче Курвонали Норкулов үз үлчәү берәмлегендә көмеш медаль яулады. Чемпионнарны кемнәр әзерли? Әлеге язмабыз шул хакта.
Ленар Зиннәтуллин үзе дә көрәшче, ә бүгенге көндә Биектау районында спортның милли төре буенча яшь көрәшчеләрне тәрбияли. Ул район һәм республика ярышларында хөкемдар ролен дә башкара. Әлбәттә, Ленар, иң беренче чиратта, оста тренер.
Тренер булып ул 2011 елда эшли башлый. 6 ел эчендә инде берничә республика чемпионын тәрбияләп үстергән. Ул алып бара торган күнегүләрнең тактикасы һәм стратегиясе балаларга карата хөрмәт һәм мәхәббәткә нигезләнгән. Милли көрәш - иң авыр һәм бик борынгы спорт төрләренең берсе. Үсеп килүче буында халкыбызның йөзек кашы булган татарча көрәшкә мәхәббәт тәрбияләү дә җиңелләрдән түгел.
"Иң мөһиме, тренер безне аңлый. Безне намуслы, чиста көрәшергә, әлбәттә инде, җиңәргә өйрәтә", - ди Ленарның укучысы Курвонали Норкулов.
"Ленар Равилевичны мин күптәннән беләм. Ул миңа абыем кебек якын. Мин аңа үземнең эч-серләремне сөйли алам, киңәшләр сорыйм. Ә ул һәрвакыт ярдәмгә килә", - ди Дамир Шәмсетдинов.
Күнегүләр вакытында Ленар Зиннәтуллин бик кырыс һәм таләпчән җитәкче. Келәмдә ихтыяр көче булган, җиңүгә омтылган кешеләр генә ота. Медальләр көндәшләр ягында күбрәк була икән, яңадан келәм өстендә тикшерүләр бара. Бусы инде күнегүләр келәме түгел, мондый келәмдә басып торуы бик авыр, син үзеңне гаепле кеше итеп тоясың, күпме тырышлыклар куеп өйрәткән тренерың алдында кыенсыну, оялу хисләре өстенлек ала. Тренер сиңа ярышлар вакытында җибәргән ялгышлар турында сөйли, аларны кабатламаска өнди.
"Әлбәттә, тәнкыйтьне кабул итеп алу бик кыен. Кәеф төшкән чаклар күп була. Әмма күнегүләр залына кереп, үзеңнең варисларың күзенә карагач та, кәеф күтәрелә, ышаныч арта", - ди Ленар Зиннәтуллин.
Ленарда батырлар характеры булса да, ул бик нечкә күңелле, хисле кеше. Андый кешеләр иҗатка тартылалар. Ленар рәсем ясарга ярата, баянда уйный. Әмма көрәш - һәрвакыт беренче планда кала. Ленар күптән түгел өйләнеп, туй ясады. Хәзергә әти-әнисе һәм игезәк энесе Динар белән бергә яшиләр. Динар белән алар бер-берсенә бик охшаш, аерып та булмый.
"Динар минем иң якын кешем", - ди Ленар энесе турында.
Ленарның әти-әнисе игезәк уллары туган көнне бик матур итеп искә алалар. Әти-әниләре баланың кем буласын да белми. Игезәк уллар икәненлеген әниләре бала тудыру йортында уллары тугач кына белә. Ата кешенең шатлыгы эченә сыймый. Балаларның тышкы кыяфәте генә түгел, эчке дөньялары, уй кичерешләре дә охшаш була. Алар икесе дә милли спорт төрен - татарча көрәшне сайлыйлар.
"Улларыма 5 кенә яшь иде ул чагында, бергәләп сабан-туена бардык. Улларым көрәшергә чыкты. Икесенең дә көчләре тигез. Озак көрәштеләр, елашып беттеләр, әмма бирешәселәре килми. Соңыннан инде уртак нәтиҗәгә килеп, туктадылар", - ди егетләрнең әнисе Илсия Зиннәтуллина.
Ленарның якты хыялы бар - Татарстан Республикасының атказанган тренеры дәрәҗәсенә күтәрелү һәм яраткан спорт төре буенча күп итеп чемпионнар әзерләү. Һич икеләнмичә әйтеп була, Ленар максатына ирешәчәк. Чөнки анда көрәшчеләр, җиңүчеләр, батырлар рухы яши.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев