Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре рейдка чыкты

«Биектау коммуналь челтәре» ачык акционерлык җәмгыяте хезмәткәрләре һәм суд приставлары коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләрнең фатирларына рейд уздырды. Биектау районында яшәү-челәрнең кулланган җы-лылык һәм су өчен бурычлары 27 миллион сумнан артып киткән. Мондый хәл кайбер ваемсыз кешеләрнең үзләренә күрсәтелгән хезмәтләр өчен ай саен түләп баруны кирәк санамаулары аркасында килеп чыккан. Биектау...

«Биектау коммуналь челтәре» ачык акционерлык җәмгыяте хезмәткәрләре һәм суд приставлары коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләрнең фатирларына рейд уздырды.

Биектау районында яшәү-челәрнең кулланган җы-лылык һәм су өчен бурычлары 27 миллион сумнан артып киткән. Мондый хәл кайбер ваемсыз кешеләрнең үзләренә күрсәтелгән хезмәтләр өчен ай саен түләп баруны кирәк санамаулары аркасында килеп чыккан.

Биектау авылында коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны түләттерү рейдын күпкатлы йортлардан башладылар. Июльнең беренче чәршәмбесендә Биектау коммуналь челтәре хезмәткәрләре һәм суд приставлары 8896 сумнан алып 83402 сумга кадәрле бурычы булган 9 фатирны йөреп чыкты. Мондый кунакларның килүе торак хуҗалары өчен көтелмәгән хәл булды. Бурычлыларның икесе, проблеманы килүчеләр белән уртага салып сөйләшкәннән соң, билгеле бер көнгә кадәр бурычларының күпмедер өлешен түләргә вәгъдә итеп, расписка язды. Суд приставлары тагын ике фатирда яшәүчеләрнең мөлкәтләренә - көнкүреш техникасына, оргтехникага - арест салды һәм алып китте. Түләмәүчеләрнең калганнары бурычларын түләмәүнең ахыргы нәтиҗәләре турында кисәтелде.

Суд приставлары хезмәтенең счетлар нигезендә түләмәүчеләргә йогынты ясау ысуллары күп. Алар мөлкәткә, акчага (счетларга) арест сала, дәүләт теркәве гамәлләрен, чит илгә чыгуны тыя ала.

Коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре торак хуҗалары белән аңлаешлы итеп әңгәмәләр үткәрде. Тикшерүчеләр рөхсәтсез тоташуларны ачыклау буенча актив эш алып бара. Ә бу бик зур штрафлар салынуга һәм соңгы вакытта файдаланган өчен түләү язылуга сәбәп була.

Бурычларны түләттерү буенча рейдлар һәр атнада үткәреләчәк. Ягъни ничек кенә булмасын, счетлар нигезендә барыбер түләргә туры киләчәк.

Биектау коммуналь челтәре хезмәткәрләре халыкка мөрәҗәгать итә: «Хөрмәтле биектаулылар! Күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен, коммуналь хезмәтләргә үз вакытында түләвегезне үтенәбез. Коммуналь хезмәтләргә килешүләр рәсмиләштерелмәгән кешеләргә килешү төзү өчен кичекмәстән Биектау коммуналь челтәренә килергә кирәк, адресыбыз - Энергетиклар урамы, 26. Килешү төзелмәгән очракта соңгы 6 ай өчен килешүсез файдаланучыга штраф салыначак».

белешмә

Әгәр торак хуҗасы коммуналь хезмәтләр өчен өч айдан артык түләмәсә, Биектау коммуналь челтәре, бурычларны түләттерү өчен тиешле документларны әзерләп, судка тапшырырга хокуклы.

Бурычларын түләүдән тыш, барлык чыгымнарны каплау (дәүләт пошлинасы) да бурычлылар өстенә төшә. Башкарма документларны (суд боерыгын яки башкару кәгазен) кулларына алгач, коммуналь челтәр хезмәткәрләре, мәҗбүриләп түләтү өчен, аларны суд приставларына тапшыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев