Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Коммуналь хезмәтләрдән файдаланучылар игътибарына!

Россия Федерациясе Торак кодексының 20 нче статьясына кертелгән үзгәрешләрне истә тотып, 2011 нче елның 1 нче августыннан дәүләт торак контроле, шул исәптән юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләрнең коммуналь хезмәтләр күрсәтү тәртибенең мәҗбүри таләпләрен үтәвенә кагылышлы мәсьәләләр буенча да Россия Федерациясе субъектларының башкару власте вәкаләтле органнарына - дәүләт торак инспекторларына йөкләнә...

Россия Федерациясе Торак кодексының 20 нче статьясына кертелгән үзгәрешләрне истә тотып, 2011 нче елның 1 нче августыннан дәүләт торак контроле, шул исәптән юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләрнең коммуналь хезмәтләр күрсәтү тәртибенең мәҗбүри таләпләрен үтәвенә кагылышлы мәсьәләләр буенча да Россия Федерациясе субъектларының башкару власте вәкаләтле органнарына - дәүләт торак инспекторларына йөкләнә (РФ ТК 157 статьясы, РФ ТК 4 статьясы, 1 өлеше 10 нчы пункты).
Федераль органнарның, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе шундыйларның берсе, коммуналь хезмәтләр күрсәтү тәртибенең үтәлүенә торак контролен (тикшерүләр) тормышка ашыру вәка-ләтләре бетерелде. Әлеге өлкәдә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе үзенең вәкаләтләрен хезмәт компетенциясе чикләрендә тормышка ашырачак.
Моннан тыш, күп квартиралы йортлардагы квартира һәм торак йортлар хуҗалары, алардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү буенча РФ Хөкүмәтенең 6 нчы май, 2011 нче ел, № 354 карары белән расланган, 2012 елның 1 нче сентябреннән гамәлгә керәчәк Кагыйдәләренә контроль дә шулай ук дәүләт торак инспекциясенә, шул исәптән Татарстан Республикасының Дәүләт торак инспекциясенә йөкләнә.
Алда әйтелгәннәрдән чыгып, коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә һәм торак бина, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең дөрес билгеләнүен тикшерүгә кагылышлы мәсьәләләр белән 2012 нче елның 1 нче сентябреннән Татарстан Республикасының Казан шәһәре, Б. Красная урамындагы 15/9 нчы йортта урнашкан Дәүләт торак инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев