Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Көн тәртибендә - балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү

Сентябрь якынлаша, шуңа бәйле рәвештә белем бирү учреждениеләрендә яңа уку елына актив әзерлек эшләре башлана. Ул үзе белән көтелмәгән сюрпризлар алып килмәсен, ә мәктәпләр балаларны кабул итәргә әзер булсыннар өчен, Каенлык төп гомуми белем бирү мәктәбендә бүгенге көндә мәгариф тармагы алдында торган бурычлар турындагы мәсьәлә каралды. Директорлар киңәшмәсен Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм башкарма комитет җитәкчесе Дамир Шәйдуллин уздырды.

Көн тәртибенең төп мәсьәләсе балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү булды. Рөстәм Кәлимуллин төп игътибарны агымдагы елның май аенда Казандагы гимназиядәге шикелле хәлләргә юл куелмаска тиешлегенә юнәлтте. Мәктәп директорларының бурычы - балаларның иминлеген тәэмин итү.

Террорга каршы эшчәнлектән тыш мәктәпләрдә туган телләрне өйрәнүгә тиешле игътибар бирелергә тиеш. Рөстәм Кәлимуллин кайбер уку йортларында татар телен өйрәнүгә вакытны җитәрлек бирмәүләр ен билгеләп үтте. Каенлык мәктәбендә нигездә татар телендә бернинди язмалар да күренми. Дамир Шәйдуллин күрсәтмә такталарда да атамаларның ике телдә язылган булырга тиешлеген искә төшереп үтте. Бу тикшерүләр барышында административ-техник инспекция күрсәткән мәҗбүри шарт булып тора.

Район Башлыгы мәдәниятне яңартуны һәм туган телне үстерүне әти-әниләр белән семинарлар уздырып, рус мәктәпләрендә татар сыйныфлары оештырып тормышка ашырырга тәкъдим итте. Шулай ук мәктәп тәмамлаучыларны һәм аларның әтиәниләрен һөнәр сайлауга җәлеп итәргә чакырды. Хәзерге вакытта хезмәт базарында эшче һөнәрләргә сорауның зур булуын, әлеге тармакта көндәшлеккә сәләтле булуның мөһимлеген искә төшерде. Районга квалификацияле эшче кадрлар кирәк.

Каенлык төп гомуми белем бирү мәктәбенә быел беренче сыйныфка 8 бала киләчәк. Хәзер анда 73 укучы белем ала. Тугыз кабинетлы бер катлы мәктәп өчен төп проблема - урын җитмәү. Спорт залы юк һәм укучыларга я урамга чыгып спорт мәйданчыгында шөгыльләнергә, я булмаса Шуманга барырга туры килә. Әти-әниләрнең балаларын биредә 9 нчы сыйныфка кадәр генә түгел, 11 нче сыйныфка кадәр укытасылары килә, әмма мәктәпнең андый мөмкинлеге юк.

Ә менә Шуман төп гомуми белем бирү мәктәбендә вазгыять икенче төрле. Ике катлы кирпеч бинада нибары 29 укучы белем ала.

Реклама

- Мәктәп яхшы, әмма аның төп проблемасы - балалар булмау, - диде район Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин.

- Яшьләргә йортлар салырга мөмкинлек тудырырга, җир бирергә кирәк. Аларның фатирларда гына түгел, үз өйләрендә яшиселәре килә. Биш авылга бездә балалар бакчасы юк. Бу иң зур проблема. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның да безнең бинада шөгыльләнүләре турында хыялланабыз. Әти-әниләр балаларын Каенлыкка, Мамонинога һәм Өнсәгә алып йөриләр. Ә мәктәп ачылуга әзер, - диде Шуман мәктәбе директоры Светлана Хәбибуллина.

1900 нче елда төзелгән булуга да карамастан, Шуман мәктәбендә тәртип һәм чисталык. Үзләренең мәктәп яны участоклары, тематик класслар бар, яхшы гына косметик ремонт ясалган.

- Шуман мәктәбендә биш еллап булганым юк иде, әле биредәге чисталыкны, тәртипне күреп сокландым, куркынычсызлык буенча да күп нәрсәләр эшләнгән, - диде Мүлмә урта мәктәбе директоры Рамил Сәлахов.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев