Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Китап – дус та, киңәшче дә

"Президент белән бергә! Көзге шәфкатьлелек атнасы - изге эшләр эстафетасы" иреклеләр акциясе кысаларында 9 сентябрь көнне районның төп скверында Биектауның үзәк китапханәсе хезмәткәрләре узып баручыларга "Китап - шәфкатьле кулларга" дип аталган анкета сорауларын бирделәр. 2015 ел - Әдәбият елы. Район кешеләре һәм килгән кунаклар юбилейлары шушы елга туры килгән язучылар...

"Президент белән бергә! Көзге шәфкатьлелек атнасы - изге эшләр эстафетасы" иреклеләр акциясе кысаларында 9 сентябрь көнне районның төп скверында Биектауның үзәк китапханәсе хезмәткәрләре узып баручыларга "Китап - шәфкатьле кулларга" дип аталган анкета сорауларын бирделәр.

2015 ел - Әдәбият елы. Район кешеләре һәм килгән кунаклар юбилейлары шушы елга туры килгән язучылар турындагы әдәбият, районның үзәкләштерелгән китапханә системасындагы яңа китаплар белән дә таныша алдылар.

Сораштыруда 158 кеше катнашты. Аларның күпчелеге изгелек кылуны табигый күренеш дип саный һәм моның белән горурлана. Алар яхшы китапның кеше күңеленә мәрхәмәтлелек орлыклары салачагына һәм заман җәмгыятендә китапның үз урыны булачагына шикләнмиләр. Күп кешеләр шушында, китап күргәзмәләре янында ук, китапханәгә балаларын да яздырасылары, үзләренең дә языласылары килүен белдерделәр.

Лилия ХӘМИДУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев