Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Кирилл Цветковны Мәскәүдә бүләкләделәр

Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү көне алдыннан Федерация Советында геройлык һәм батырлык эшләгән балаларны хөрмәтләделәр. "Герой балалар" дигән чарада катнашучыларның иң кечкенәсенә - 7 яшь, ә иң өлкәне күптән түгел 16 яшьлеген билгеләп үткән. Япь-яшь булуларына карамастан, алар кешеләрнең гомерләрен коткарып калган. Бүләкләнүчеләр арасында Бөреле бистәсеннән Кирилл Цветков та бар....

Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү көне алдыннан Федерация Советында геройлык һәм батырлык эшләгән балаларны хөрмәтләделәр. "Герой балалар" дигән чарада катнашучыларның иң кечкенәсенә - 7 яшь, ә иң өлкәне күптән түгел 16 яшьлеген билгеләп үткән.

Япь-яшь булуларына карамастан, алар кешеләрнең гомерләрен коткарып калган.

Бүләкләнүчеләр арасында Бөреле бистәсеннән Кирилл Цветков та бар. Алтынчы сыйныф укучысы җәйге каникул вакытында суга батучы кызны коткарган. Батырлыкны ул җәй көне үк эшләгән булса да, бу хәбәр беренче сентябрь көнне мәктәп линейкасы вакытында гына ачыла.

Эш болай була: әнисе малайны, энесенә памперс алып кайтырга дип, кибеткә җибәрә. Кирилл өенә манма су булып, буш кул белән кайтып керә һәм күлдән бер кызны тартып чыгаруын әйтә. Малайның әнисе Марина барысын да соңрак, бу хәлне күреп торган кешеләрдән ишетеп белә.
Су буенда әбисе белән уйнап йөргән биш яшьлек Олеся яр кырыена ук йөгереп килгән дә, чайкалып китеп, суга шуып төшкән. Бәхетенә, шул тирәдән велосипед белән Кирилл үтеп бара икән. Малай шунда ук күлгә ташлана һәм батучы баланы коткара.

Яшь геройның туганнары бу очрак турында авыл җитәкчелегенә хәбәр итмәгән булсалар, батырлык турында беркем дә белми калыр иде. Җәй узгач, малайның батырлыгы онытыла төшә. Ә беренче сентябрьдә линейкада, һәр елдагыча, яхшы эшләре белән аерылып торган укучыларны бүләклиләр. Малай үзенең сыйныфташлары белән бергә авыл советына үлән чабарга булышкан була. Моның өчен аларны мәктәп линейкасында Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән бүләклиләр. Ә Кириллга һәм аның сыйныфташы Рома Сидоровка мәктәп директоры Нина Медведева акчалата бүләк - стипендия салынган конверт тапшыра. Кириллга - баланы коткарган өчен, Ромага - ялгыз яшәүче пенсионер әбигә булышкан өчен.

Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, Бөрелегә килеп, Кириллга Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырганда, аның өчен бөтен мәктәп сөенә. Ә менә хәзер - Мәскәүгә бару.

Медальләрне тапшырганнан соң, балалар өчен Кремльгә экскурсия оештырганнар, шулай ук Мәскәүнең Зур дәүләт циркына, зоопаркка, ВДНХдагы Москвариумга һәм аквапаркка алып барганнар. Яшь геройларга һәм аларның әти-әниләренә Россия Геройлары белән сөйләшеп утыру мөмкинлеге дә бирелгән.

Разия Абзалова әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев