Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Күңелле бәйрәм

Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда. Яз - безнең тыйнак тормышыбызга яңа көч, дәрт, омтылыш, ышанычлар алып килә торган вакыт. Март ае - язның уянып кына килә торган чагы. Зәңгәр күктә кояш җылырак, ягымлырак, яктырак карый. Түбәләрдән, өй кыекларыннан тамчылар йөгерешә, тып-тып итеп, сикерә-сикерә тамалар. Сулап...

Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда.

Яз - безнең тыйнак тормышыбызга яңа көч, дәрт, омтылыш, ышанычлар алып килә торган вакыт. Март ае - язның уянып кына килә торган чагы. Зәңгәр күктә кояш җылырак, ягымлырак, яктырак карый. Түбәләрдән, өй кыекларыннан тамчылар йөгерешә, тып-тып итеп, сикерә-сикерә тамалар. Сулап туя алмаслык язгы саф һава җанны иркәли, яшәү дәрте өсти. Табигать уяна, табигать белән кеше дә үзенә көч ала. Яңадан-яңа уй-фикерләр белән яши башлый, алга таба яңа планнар кора.

8 Март - ул, эри башлаган кар исен, чәчәкләрнең хуш исен һәм җир йөзендә һәрберебез өчен дә иң кадерле хатын-кыз булган әниләребезгә багышланган ягымлы сүзләр, нәфис хисләрне чагылдырган бәйрәм ул.

МБДОУ Красносельский "Ак Каен" балалар бакчасында март башында барлык төркемнәрдә дә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәмнәр оештырылды. Барыбыз да, тырышып, илһамланып әзерләндек. Чөнки балалар бакчасында уздырыласы һәртөрле бәйрәм дә балалар өчен яңа, матур, озак вакытлар истә калырлык вакыйга. Әгәр дә инде бу көн әниләрне котлый торган бәйрәм - 8 Март икән - сабыйлар икеләтә тырышалар.

Безнең "Кояшкай" татар икенче кечкенәләр төркемендә әлеге бәйрәмгә музыка җитәкчесе Бикбаева А.С., тәрбиячеләр Мохтарова Ч.Х., һәм Гыйләҗиева А.Х. гына түгел, ә барлык балалар белән бергә аларның әниләре дә зур тырышлык куеп, костюмнар әзерләп, кызыксынып, бик теләп әзерләнделәр. Чөнки без икенче ел рәттән 8 Март бәйрәмен үзенчәлекле итеп, балалар гына түгел, әниләр дә катнашып, "Иҗат кичәсе" итеп уздырабыз. Әйе шул, безнең төркем балаларының әниләре һәрвакыт зирәк тә, тапкыр да, талантлы да, сәләтле дә булып газиз баларына зур үрнәк булып та торалар.

Менә кичә буласы көн килеп җитте. Чәчкәдәге күбәләкләр кебек киенгән кызлар да, үз-үзләрен җитди тотарга тырышкан малайлар да, балаларның бераз дулкынланган әниләре дә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, матур итеп биеделәр, татар халык уеннарын уйнадылар.

Бәйрәмне тәрбияче Алсу Хайдаровна җыр белән башлап җибәрде, аңа кызлар бию белән кушылдылар. Камил һәм Адель әниләре белән матур бию күрсәттеләр. Артур, Оксана, Дарина һәм башка балалар шигырьләр сөйләп күрсәттеләр. Ә Вероника шигырьне әнисе Настя белән бергә матур итеп башкардылар. Рианабыз әнисе Диләрә белән бик матур җыр җырладылар. Беркем дә бәйрәмнән читтә калмады, һәркем үз өлешен кертергә тырышты. Балалар үз-үзләрен иркен тоттылар Бәйрәмнең ахырында, балалар үз куллары белән ясаган бүләкләрне әниләренә биргәч һәм шулай ук һәр катнашучыга рәхмәт хатлары, ә конкурсларда катнашучыларга дипломнар тапшырылганнан соң, барыбыз да, татарча бию көйләренә рәхәтләнеп биедек.

Күңелле җырлар, биюләр, уеннар, балаларга да, зурларга бик ошады. Матур теләкләр теләп, тагын да шундый кичәләрдә очрашырга сүз куешып таралыштык. "Кояшкай" төркеменең әниләре мөдиребез Энҗе Зиннуровнага, тәрбиячеләргә һәм музыка җитәкчебез Алёна Сергеевнага рәхмәтләрен җиткереп калалар.

Ч.Х.Мохтарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев