Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Казанда экскурсиядә

Суыксу авыл җирлегендә төрле урыннарда эшләүче авыл кешеләренә шәхси эшмәкәр Казанга экскурсия оештырды. Иртән яңгыр явып торса да, шәһәргә килеп җиткәч көн ачылып китте. Безне Кол Шәриф мәчете каршында экскурсовод каршы алды. Без Кол Шәриф мәчете эченә юл алдык. Андагы чисталык, тәртип барыбызны да таң калдырды. Чөнки без телевизордан гына...

Суыксу авыл җирлегендә төрле урыннарда эшләүче авыл кешеләренә шәхси эшмәкәр Казанга экскурсия оештырды.

Иртән яңгыр явып торса да, шәһәргә килеп җиткәч көн ачылып китте. Безне Кол Шәриф мәчете каршында экскурсовод каршы алды. Без Кол Шәриф мәчете эченә юл алдык. Андагы чисталык, тәртип барыбызны да таң калдырды. Чөнки без телевизордан гына күргән мәчетне үз күзләребез белән күреп, тотып карарга була иде. Мәчет эчендәге музейда булдык, намаз укый торган урында күбебез намазларын укып алды. Экскурсия дәвам ителде.

Без Мәрҗани мәчетенә юл тоттык. 1967 елны төзелгән бу мәчет бик яхшы сакланган. Мәчет эчендәге кечкенә музей белән таныштык. Шулай ук намаз укый торган урында теләкләребезне теләп, үзебезнең белгән догаларыбызны укыдык, сәдакалар бирдек.

Экскурсовод безне Сөембикә манарасы янына алып китте. Сөембикә манарасы турында күп кенә мәгълүматләр, риваятьләр сөйләде.

Казаныбыз матурланган, бик нык үзгәргән. Кая карама, матур төрле-төрле чәчәкләр үсә. Без татар бистәсенә юл тоттык. Әйе, шау-шулы машиналар тавышыннан тынган бу урамда җәяү-ләп рәхәтләнеп йөреп була. Әйтерсең, авылга кайткан кебек.
Экскурсовод безне чәк-чәк ясау музее һәм Габдулла Тукай торган кунакханә белән таныштырды. Шәһәргә килгәч, Г.Камал театры яныннан узмый калып буламы соң инде? Андагы фонтаннар, су буенда йөзеп йөрүче аккошлар, үрдәкләр безне үзләренә җәлеп итте. Шулай ук агачтан ясалган сыннарны да сокланып карадык.

Шәһәрнең үзгәрүен без яңадан автобуска утырып күзәтеп бардык.

Без барыбыз да шәһәргә барып йөргән кешеләр. Ләкин менә бу экскурсия вакытында экскурсовод барысын да сөйләп аңлаткач, Казан каласы икенче төрле күренде. Экскурсиягә лаеклы ялда булучылар барган иде. Алар шушы экскурсияне оештырган шәхси эшмә-кәргә бик зур рәхмәт укыдылар. Тагын шундый чаралар булып торсын. «Яхшылык жирдә ятмый», диләр. Шушы экскурсияне оештырган шәхси эшмәкәргә эшендә зур уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев