Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Кайда үлем саталар: хәбәр ит!”

2015 елның 16 мартыннан 27 мартына кадәр Россия Федерациясе территориясендә наркотикларга каршы "Кайда үлем саталар: хәбәр ит!" дигән ведомствоара Бөтенроссия акциясенең 1 нче этабы уздырыла. Әлеге чараларның максаты - наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору, медицинага кагылышы булмаган максатларда куллануга профилактика уздыруга җәмәгатьчелекне җәлеп итү, наркотикларны кайтару юлларын ябу, наркотикларны әзерләүне,...

2015 елның 16 мартыннан 27 мартына кадәр Россия Федерациясе территориясендә наркотикларга каршы "Кайда үлем саталар: хәбәр ит!" дигән ведомствоара Бөтенроссия акциясенең 1 нче этабы уздырыла.

Әлеге чараларның максаты - наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору, медицинага кагылышы булмаган максатларда куллануга профилактика уздыруга җәмәгатьчелекне җәлеп итү, наркотикларны кайтару юлларын ябу, наркотикларны әзерләүне, таратуны һәм куллануны пропагандалаучы Интернет сайтлар һәм кешеләрне ачыклау, шулай ук балигъ булмаганнарны җинаятьчел эшчәнлеккә тарту фактларын ачу.

Хәзерге заманда бу гаять мөһим проблема, чөнки шушы "куркыныч авырудан" ел саен меңләгән кеше һәлак була. Аларның күбесенең 30 яше дә тулмаган. Бәла кеше "бер генә тапкыр кулланып карыйм әле" дип уйлаудан башлана. Наркотик кулланучыларның иммунитеты көчсез, аларга бавыр циррозы, В, С, Д гепатитлары, СПИД һәм ВИЧ йогарга гына тора. Ә болар үлемгә илтә торган чирләр.

Реклама

Шунлыктан, әгәр дә сездә "үлем белән сату итүче" урыннар яки кешеләр турындагы мәгълүмат булса, бу турыда кичектергесез рәвештә "02" һәм 2-40-02 һәм Татарстан Эчке Эшләр министрлыгының «ышаныч телефонына» (2-91-20-02) шалтыратыгыз.

Әйдәгез, уртак тырышлык белән дөньяны һәм балаларыбызны наркотик дигән афәттән коткарыйк!

Фото http://www.b-port.com/crime/item/149361.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев