Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

КАРАК ТИЗ ТОТЫЛДЫ

15 нче октябрьдә Россия Эчке эшләр министрлыгының "Биектау" муниципальара бүлегенең дежур частенә Айбаш авылында урнашкан механика-трактор паркы директоры мөрәҗәгать итте. Ул билгесез кешеләрнең парк территориясеннән якынча 10 мең сумлык трактор аккумуляторлары урлаулары турында хәбәр итте. Бу хәл булган урынга шунда ук оператив тикшерү группасы килеп җитте. Җинаять урынында уздырылган оператив...

15 нче октябрьдә Россия Эчке эшләр министрлыгының "Биектау" муниципальара бүлегенең дежур частенә Айбаш авылында урнашкан механика-трактор паркы директоры мөрәҗәгать итте. Ул билгесез кешеләрнең парк территориясеннән якынча 10 мең сумлык трактор аккумуляторлары урлаулары турында хәбәр итте.
Бу хәл булган урынга шунда ук оператив тикшерү группасы килеп җитте. Җинаять урынында уздырылган оператив тикшерү чаралары барышында полиция хезмәткәрләре әлеге хәлгә Айбаш авылында яшәүче берәүнең катнашы булуы турындагы мәгълүмат алдылар. Шул ук көнне Ж., гаебен танып, күрсәтмәләр бирде һәм урлаган әйберләрне яшергән урынын күрсәтте. Хәзерге вакытта бу факт буенча РФ Җинаять кодексының 158 статьясы 2 өлеше буенча җинаять эше кузгатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев