Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Кара диңгезгә төшкән Ту-154нең һәлакәткә юлыгу сәбәбе билгеле булды

Россия Оборона министрлыгы экспертлары, борттагы үзьязгычларны расшифровкалаганнан соң, авиаһәлакәт сәбәбен атады. Россия Федерациясе Оборона министрлыгы экспертлары әлеге министрлыкның Кара диңгезгә төшкән "Ту-154" очкычының борттагы үзьязгычларын расшифровкалаганнан соң, авиаһәлакәт сәбәбен төгәл атый алды. Алар фикеренчә, фаҗигагә берьюлы берничә фактор китергән: җирдән кузгалып киткәндә шасси белән идарә итә торган рычагларны канатларның арт...

Россия Оборона министрлыгы экспертлары, борттагы үзьязгычларны расшифровкалаганнан соң, авиаһәлакәт сәбәбен атады.
Россия Федерациясе Оборона министрлыгы экспертлары әлеге министрлыкның Кара диңгезгә төшкән "Ту-154" очкычының борттагы үзьязгычларын расшифровкалаганнан соң, авиаһәлакәт сәбәбен төгәл атый алды. Алар фикеренчә, фаҗигагә берьюлы берничә фактор китергән: җирдән кузгалып киткәндә шасси белән идарә итә торган рычагларны канатларның арт өлешендәге механикалаштыру элементларыныкы (закрылки) белән бутаган икенче пилотның хатасы һәм очкычта тиешледән артык йөк булуы, дип хәбәр итә «Лайф».
Һәлакәткә китергән төп сәбәп буларак экспертлар кеше факторын атый. Очышның 3 нче минутында, лайнер диңгез өслегеннән 450 метр биеклектә булганда, юнәлеш тотрыклылыгы системасы датчиклары эшли башлаган. Авиалайнер канатларының арт өлешендәге механикалаштыру элементлары белән бәйле проблема кинәт биеклекне югалтуга китергән. 33 яшьлек капитан Александр Ровенский шасси урынына шуларны япкан, дип белдергән "Лайф"ка мәгълүмат биргән чыганак. Шул сәбәпле очкычның "атака почмагы" соңгы чиккә җиткән ("атака почмагы" зуррак булган саен канатларның биеклеккә күтәрү көче шуның кадәр арта, соңгы чиккә җиткәч, һава агымы канатлардан "өзелә" һәм күтәрү көче кинәт юкка чыга). Җиргә кадәр җитеп төшеп утыру өчен экипаж очкычны борырга тырышып караган, әмма өлгерми калган. Әлеге штаттан тыш вазгыять экипаж өчен көтелмәгән хәл булган, дип белдергән ул. Пилотларның үзьязгычта сакланган соңгы сүзләре шуны раслаган.
Искәртеп үтәбез: 25 декабрьдә Кара диңгезгә килеп төшкән очкычта 85 пассажир һәм экипаждан 8 кеше булуы билгеле. Сүриягә баручыларның күпчелеге Александров исемендәге хор коллективында катнашучылар булган. Шулай ук Беренче канал, НТВ һәм «Звезда» - барлыгы өч федераль каналның 9 журналисты, доктор Лиза буларак танылган Елизавета Глинка һәм Россия Оборона министрлыгының Мәдәният департаменты башлыгы Антон Губанков та әлеге очкычта сәфәр чыккан булган.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев