Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Кан бирү – игелекле эш

20 апрельдә Россиядә социаль мөһим даталарның берсе - Илкүләм донор көне билгеләп үтелә. Бу көн, беренче чиратта, донорларның үзләренә - башка кешеләрнең сәламәтлеген кайгыртып, аларга бушлай кан тапшыручы кешеләргә багышлана. Илкүләм донор көнендә кан тапшырырга була. Миллионнарча кеше кан бүләк итүче донорларга үзләренең гомере сакланышына рәхмәтле. Донор каны бала табучыларга,...

20 апрельдә Россиядә социаль мөһим даталарның берсе - Илкүләм донор көне билгеләп үтелә. Бу көн, беренче чиратта, донорларның үзләренә - башка кешеләрнең сәламәтлеген кайгыртып, аларга бушлай кан тапшыручы кешеләргә багышлана.

Илкүләм донор көнендә кан тапшырырга була.

Миллионнарча кеше кан бүләк итүче донорларга үзләренең гомере сакланышына рәхмәтле. Донор каны бала табучыларга, гемофилия, лейкоз, онкологик чирләрдән интегүчеләргә һәм башкаларга бик кирәк.

Илкүләм донор көне Татарстанда "Язгы игелек атнасы" кысаларында үткәрелә. Бу көнне кан тапшырырга теләгән һәркем Республика кан үзәгенә килеп, шундый игелек кыла ала.

Ел саен республикада 37 меңнән артык кеше кан тапшыра. Республикада яшәүче һәр кешегә 11,9 мл. донор каны әзерләнгән. Биектау районы халкы да бу игелекле эштә актив катнаша.

Районда 47 "Мактаулы донор" яши. Алар арасында укытучылар, табилар, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре бар.

18 яшьтән өлкәнрәк булган, авырлыгы 50 кг. дан да кимрәк булмаган һәр сәламәт кеше донор була ала. Кан бирү алдыннан бармактан кан бирү шарт булып тора. Мондый анализ ярдәмендә гемоглабинны билгеләп була. Соңыннан донорны врач-терапевт карый. Кеше абсолют сәламәт булган очракта ул кан бирә ала.

Канны елына 5 тапкырдан да артыграк бирергә ярамый. Ә плазманы 6-12 тапкыр бирергә була. Чөнки плазма организмда бик тиз нормага килә. Әмма һәр икесендә дә тиешле дәрәҗәдә туклану таләп ителә. Донор аксымга һәм витаминнарга бай ризык белән тукланырга тиеш. Андыйларга ит, эремчек, карабодай, кузаклы ярмалар, балык һәм башкалар керә.

Район үзәк хастаханәсе ел саен кешедән 100 литрдан артык кан ала. Кан биреп, донор кемнеңдер гомерен саклап кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев