Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Качып ятсаң – түләп ят!

РФ Дәүләт Думасында армиядән качып йөрүчеләрдән ай саен 13 процент салым түләтү хакында закон проекты эшләнеп ята. Шунысы кызык: качучылар аны 18 яшьтән 27гә кадәр генә түгел, ә 60 яшькә кадәр түләргә тиеш булачаклар, имеш. Закон проекты авторларының берсе, Дәүләт Думасының Саклану комитеты рәисе урынбасары Франц Клинцевич белдергәнчә, беренчедән, качып...

РФ Дәүләт Думасында армиядән качып йөрүчеләрдән ай саен 13 процент салым түләтү хакында закон проекты эшләнеп ята.
Шунысы кызык: качучылар аны 18 яшьтән 27гә кадәр генә түгел, ә 60 яшькә кадәр түләргә тиеш булачаклар, имеш. Закон проекты авторларының берсе, Дәүләт Думасының Саклану комитеты рәисе урынбасары Франц Клинцевич белдергәнчә, беренчедән, качып йөрүчеләрне акылга утырту өчен аларны матди яктан җәзага тарту гына нәтиҗәле булачак. Икенчедән, шул салымнардан җыелган акча армиядә гарипләнүчеләрнең сәламәтлеген ныгыту һәм үлүчеләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтү өчен тотылачак.
Күп кенә илләрдә армиягә бармаучылар законлы рәвештә акча түләп, хәрби кием киюдән котылалар. Мәсәлән, Грузиядә әлеге сумма 1100 доллар, Үзбәкстанда 537 доллар, Монголиядә 690 доллар, Төркиядә 10 мең евро тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев