Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Изгелек атнасы

"Өмет" Үзәге "Язгы шәфкатьлелек атнасы" Бөтенроссия акциясендә актив катнаша. Аның кысаларында уенчыклар һәм балалар киемнәре җыю буенча "Балаларга шатлык бүләк ит" хәйрия акциясе; конкурс программасы белән чәй табыны һәм, волонтерлар отрядларын җәлеп итеп, "Киләчәгебез өчен Сезгә рәхмәт!" акциясе уздыралар. Үзәк белгечләре 16 апрельдән 16 майга кадәр тыл хезмәтчәннәре һәм сугышта...

"Өмет" Үзәге "Язгы шәфкатьлелек атнасы" Бөтенроссия акциясендә актив катнаша.
Аның кысаларында уенчыклар һәм балалар киемнәре җыю буенча "Балаларга шатлык бүләк ит" хәйрия акциясе; конкурс программасы белән чәй табыны һәм, волонтерлар отрядларын җәлеп итеп, "Киләчәгебез өчен Сезгә рәхмәт!" акциясе уздыралар. Үзәк белгечләре 16 апрельдән 16 майга кадәр тыл хезмәтчәннәре һәм сугышта катнашучылар өчен "Чиста йорт - чиста ишегалды" дигән чара уздыралар. Өйләргә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең 40 хезмәткәре йортларны тулысынча җыештыру, территорияне тәртипкә китерү буенча үзләре тәрбиягә алган 91 кешегә хезмәт күрсәтә. Мәмдәл, Дөбъяз, Суыксу, Айбаш, Алан-Бәксәр, Каенлык авыл җирлекләрендә ярдәм бригада алымы белән күрсәтелә.

Реклама

Фото с сайта chelindustry.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев