Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Җитәкчеләр – халык янында

Бу көннәрдә авыл җирлекләрендә район һәм республика җитәкчеләре белән очрашулар уздырыла. Каенлык һәм Шуман авыл җирлекләрендәге бюджет учреждениеләрендә эшләүчеләр җыелышында ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин һәм Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашты. Анда шулай ук район прокуроры урынбасары Айдар Әхмәтҗанов һәм "Бердәм Россия" партиясенең җирле...

Бу көннәрдә авыл җирлекләрендә район һәм республика җитәкчеләре белән очрашулар уздырыла.

Каенлык һәм Шуман авыл җирлекләрендәге бюджет учреждениеләрендә эшләүчеләр җыелышында ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин һәм Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашты. Анда шулай ук район прокуроры урынбасары Айдар Әхмәтҗанов һәм "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Шәйхетдинов та булды. Сүз РФ Президентын сайлау алдыннан илдә һәм республикадагы сәяси һәм икътисади хәл турында барды, Казан кинохроника студиясенең документаль фильмы күрсәтелде. 14 һәм 16 февральдә җыелышлар Пермяки һәм Биектау авыл җирлекләрендә узды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев