Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Җирне – кояш, ә кешене хезмәт бизи: Ринат Аббазов

Мәгънәви яктан да, әхлак ягыннан да кешегә зәвыклылыкны нәкъ менә хезмәт китерә, аны көчлерәк, зирәгрәк, яхшырак итә. Бәхетле булу өчен башкалар хезмәтен күрә һәм бәяли белергә, үзеңә дә тырышып эшләргә кирәк. "Татарстан" агрофирмасы" җаваплылыгы чикле ширкәте директоры Ринат Аббазов та абруйга, дан-шөһрәткә, мактаулы исемнәргә һәм хөрмәткә нәкъ менә тырышлыгы бәрабәренә...

Мәгънәви яктан да, әхлак ягыннан да кешегә зәвыклылыкны нәкъ менә хезмәт китерә, аны көчлерәк, зирәгрәк, яхшырак итә. Бәхетле булу өчен башкалар хезмәтен күрә һәм бәяли белергә, үзеңә дә тырышып эшләргә кирәк. "Татарстан" агрофирмасы" җаваплылыгы чикле ширкәте директоры Ринат Аббазов та абруйга, дан-шөһрәткә, мактаулы исемнәргә һәм хөрмәткә нәкъ менә тырышлыгы бәрабәренә ирешкән.

Ринат Мирвәт улы Аббазов 1962 елның 2 нче гыйнварында Татарстандагы Чүпрәле районының Иске Ишле авылында туган. Кечкенәдән үк әти-әнисенә булышып, эшләп үскәнгә хезмәт эшчәнлеген дә 1979 нчы елда шушы ук районның "Алга" колхозында төрле эшләр башкаручы булып башлап җибәргән.

Аннары армиягә барыр вакыт җиткән. Совет Армиясендә хезмәт итеп кайтканнан соң шул ук хуҗалыкта шоферлык эшенә керешкән. Әмма үз алдына югары максатлар куйган тәкәббер (сүзнең иң яхшы мәгънәсендә) егет моның белән чикләнергә уйламый. 1982 нче елда А.М.Горький исемендәге Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. 1987 елда аны "Авыл хуҗалыгын механикалаштыру" белгечлеге буенча уңышлы гына тәмамлый да, яшь белгеч булып туган хуҗалыгына әйләнеп кайта. Инженер-механик булып эшли башлый, аннары 1990 нчы елда аның рәисе итеп сайлана. Безнең районда эшли башлаганга кадәр Ринат Мирвәт улы республиканың зур авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 20 ел җитәкче урыннарда эшләргә өлгерә.

Тәҗрибәле җитәкче, үз эшенең остасы Ринат Аббазов 2012 нче елдан - Биектау районының "Татарстан" агрофирмасы директоры.

Аның зирәк җитәкчелегендә "Татарстан" хуҗалыгы кыска гына вакыт эчендә алга атлый: анда бозауларны салкын алым белән асрау өчен дүрт яңа абзар төзелгән, терлекчелек фермалары, ашлык складларына капиталь ремонт ясалган, автомат эчергеч системасы яңартылган, сенаж чокырлары тәртипкә китерелгән. Машина-трактор паркында да яңартулар күзгә күренерлек. Эшчеләрнең хезмәт һәм ял шартлары яхшыртылган. 400 баш савым сыерына исәпләнгән терлекчелек комплексы төзелеп бетү алдында.

Хуҗалык эшләрен биш бармагы кебек белүче Ринат Мирвәт улы гамәли эшчәнлегендә авыл хуҗалыгына алдынгы фән казанышларын кертүгә зур игътибар бирә. Рационнар төзегәндә ул Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең иң яхшы белгечләре белән киңәшә, Мәскәү шәһәреннән ветеринария фәннәре профессоры Александр Стрижаков белән тыгыз элемтәдә торып эшли.

Хәзерге вакытта хуҗалыкта 1574 баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 660ы - савым сыерлары. 2016 елның 11 аенда һәр сыердан савым 2015 ел белән чагыштырганда 380 килограммга арткан, әлеге продукцияне җитештерү исә - 7%ка. Хуҗалык елның елында бөртеклеләрдән тотрыклы уңыш ала. 2016 елда бөртеклеләрнең тулаем җыемы 57980 центнер, ә уңыш гектардан 30,5 центнер тәшкил иткән. Ринат Мирвәт улы продукцияне химик препаратларны мөмкин кадәр азрак кулланып җитештерүгә өстенлек бирә.

Реклама

Ринат Аббазов Мүлмә авыл җирлеге башлыгы белән үзара аңлашып эшли. Кыш айларында авыл юлларын тәртиптә тоту, кардан үз вакытында чистарту өчен техника бирелә. Дүрт ел буена Ринат Аббазов Мүлмә урта мәктәбенә булыша: хуҗалыкта җитештерелгән продуктларны бушлай бирә.

Алдан күрүчән кеше буларак, кадрларның квалификациясен күтәрү мәсьәләсен игътибар үзәгендә тота. Хуҗалык белгечләре район хуҗалыкларының гына түгел, башка төбәкләрнең дә алдынгы тәҗрибәсен өйрәнәләр, район һәм республика күләмендәге семинарларда теләп катнашалар, үз тәҗрибәләре белән уртаклашалар.

Берәүгә дә сер түгел: ышанычлы гаиләң, таяныр кешең булмаса, мондый уңышларга ирешү мөмкин түгел. Хатыны Эльза Зөфәр кызы Ринат Мирвәт улының төп терәге, акыллы киңәшчесе. Ул ире җитәкчелек итә торган хуҗалыкта бухгалтер булып эшли.

Алар авыл хуҗалыгы институтында укыган чакта, 1985 нче елда өйләнешкәннәр. Озак көттерми уллары Ренас туган, биш елдан - кызлары Лилия. Балалар әти-әниләре һөнәрен сайламаганнар, әмма һөнәрләре бик тә мактаулы, алар - табиблар. Ренас хәзерге вакытта республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә анестезиолог-реаниматолог булып эшли. Ә кызлары дерматология һәм косметология бүлеген тәмамлаган. Ринат Мирвәт улының балалары бик матур гаиләләр корганнар, дәү әти белән дәү әниләрен сөендереп, дүрт онык: бер малай һәм өч кыз үсә.

Ринат Аббазовның исеме безнең районга гына түгел, республикага да танылган. Хезмәте Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең күп бүләкләре белән билгеләп үтелгән. Алар арасында "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" (2004 ел), "Казанның 1000 еллыгы хөрмәтенә" медале (2005 ел), Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты (2014 ел), Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы (2003, 2015) да бар.

Алга куелган максатларны үз вакытында җиренә җиткереп башкарырга аңа киң күңеллелеге, риясызлыгы һәм таләпчәнлеге ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев