Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

ИНВАЛИДЛАР УНКӨНЛЕГЕНӘ ӘЗЕРЛӘНӘБЕЗ

Районда 1-10 декабрьдә, Халыкара инвалидлар көненә багышлап, традициягә кереп киткән инвалидлар ункөнлеге уздырылачак. Ункөнлек кысаларында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм күрсәтү өчен акча җыю буенча "Йөрәктән йөрәккә" дигән хәйрия акциясе булачак. Шулай ук инвалидлар катнашындагы чаралар, инвалид балалар һәм аларның әти-әниләре өчен спорт ярышлары, бәйрәмнәр оештыру да планлаштырыла. Мондый чараларны...

Районда 1-10 декабрьдә, Халыкара инвалидлар көненә багышлап, традициягә кереп киткән инвалидлар ункөнлеге уздырылачак.
Ункөнлек кысаларында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм күрсәтү өчен акча җыю буенча "Йөрәктән йөрәккә" дигән хәйрия акциясе булачак. Шулай ук инвалидлар катнашындагы чаралар, инвалид балалар һәм аларның әти-әниләре өчен спорт ярышлары, бәйрәмнәр оештыру да планлаштырыла. Мондый чараларны уздыруда ел саен район эчке эшләр бүлеге, хәрби комиссариат, Биектауның 1 нче һәм 2 нче мәктәпләре, саклык банкы, коммуналь челтәр, районның электр элемтәсе бүлеге (РУЭС), районның электр челтәре (РЭС) һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре ярдәм күрсәтә.
30 ноябрьдә сәгать 10да "Йөрәктән йөрәккә" хәйрия марафоны булачак.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев