Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Иң яхшы кабинет кайда?

Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, эш урыннарында уңайлы шартлар тудыру өчен Биектау районы Башкарма комитетында "Иң яхшы кабинет" дигән конкурс уздырылды. Конкурсның максаты - гражданнарны кабул итү өчен нинди шартлар тудырылуын бәяләү. Кабинетларга бәяне эш урыннарының торышына, ишекләрнең нинди булуына, санитария мәсьәләләренә, гомуми бизәлешенә, яктыртылуына, мәгълүмати стендлар һәм хәтта аптечка булуына карап...

Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, эш урыннарында уңайлы шартлар тудыру өчен Биектау районы Башкарма комитетында "Иң яхшы кабинет" дигән конкурс уздырылды. Конкурсның максаты - гражданнарны кабул итү өчен нинди шартлар тудырылуын бәяләү.

Кабинетларга бәяне эш урыннарының торышына, ишекләрнең нинди булуына, санитария мәсьәләләренә, гомуми бизәлешенә, яктыртылуына, мәгълүмати стендлар һәм хәтта аптечка булуына карап бирделәр.

Хезмәткәрләр үз көчләре белән җиң сызганып ремонт эшенә керештеләр, хезмәт урыннарын яхшырттылар һәм кабинетларны бүлмә гөлләре белән ямьләндерделәр.

Конкурс йомгаклары буенча "Иң яхшы кабинет" дип район Башкарма комитетының Гомуми бүлеге урнашкан бүлмә танылды.

Әлеге темага фикер алышулардан соң, мондый конкурсны, күчмә кубок булдырып, квартал саен уздырырга кирәк, дигән карарга килделәр. Мондый уңай башлангычны районның башка оешмалары да хуплап каршылар, дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев