Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Җиңү артыннан җиңү яулыйбыз

Күптән түгел Зәй шәһәрендә Герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә "Ватаным Татарстан" газетасы призына милли көрәш буенча Татарстан беренчелегенә ярышлар узды. Татарстан Республикасы көрәш Федерациясе ел саен әлеге ярышлар башланыр алдыннан узган сезонга йомгак ясый. 2016 ел нәтиҗәләре буенча Биектау районы командасы республика буенча турнир таблицасының 4 урынында тора. Зәйдә узган ярышларда...

Күптән түгел Зәй шәһәрендә Герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә "Ватаным Татарстан" газетасы призына милли көрәш буенча Татарстан беренчелегенә ярышлар узды.
Татарстан Республикасы көрәш Федерациясе ел саен әлеге ярышлар башланыр алдыннан узган сезонга йомгак ясый. 2016 ел нәтиҗәләре буенча Биектау районы командасы республика буенча турнир таблицасының 4 урынында тора. Зәйдә узган ярышларда Биектау командасы 7 нче урынга чыкты. Искәндәр Мортазин 65 кг авырлыктагы үлчәү берәмлегендә 2 -нче урынны яулады.
10 - 12 февраль көннәрендә Байлар Сабасында XIV Республика авыл спартакиадасы кысаларында спорт белән шөгыльләнүче гаиләләр спартакиадасы узды. Биектау районы Әлдермеш авылыннан Сабировлар гаиләсе мәртәбәле 3-нче урынны алды. Исегезгә төшерәбез, Тәлгәт Сабиров Әлдермеш авыл җирлеге башлыгы булып эшли.
Ирләр арасында Биектау районы беренчелегенә волейбол ярышлары тәмамланды. Ярышларда 9 команда катнашты. Алар барысы да үз авыл җирлекләре даны өчен уйнады. Нәтиҗәдә, Красносельское авыл җирлеге командасы - 1-нче, Дачное авыл җирлеге командасы - 2-нче, Бөреле командасы 3нче урынга лаек булды. Үз командаларын туплап, әлеге ярышларда катнашырга ярдәм иткән авыл җирлекләре башлыкларына олы рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Киләчәктә районның барлык авыл җирлекләре башлыклары да сезнең үрнәккә кушылыр дигән өметтә калабыз.
Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр дә үзләренең уңышлары белән шатландырды. 2004-нче елгы хоккейчылар укучыларның хоккей буенча узган XI Республика спартакиадасында лаеклы чыгыш ясадылар. Алар Җәлил бистәсеннән килгән "Ирбис" командасын 4:3 исәбе белән җиңделәр. 2007-нче елгы хоккейчылар арасында ТР беренчелегенә уздырылган ярышларда ХК «Нурлат» һәм ХК «Биектау» нәтиҗәләре 2:8.
Бокс буенча XI республика спартакиадасында катнашып безнең боксчылар 2-нче урынны яуладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев